Россиядә 134 мең авыл бар. Белгечләр көн саен өч авыл юкка чыга, дип чаң суга. Халык шәһәргә китү ягын карый. Соңгы сигез ел эчендә генә дә 8,5 мең авыл яшәүдән туктаган. Россия күләмендәге саннар белән чагыштырганда, Мордовиядә хәлләр тотрыклы күренсә дә, уйланырлык, борчылырлык проблемаларыбыз шактый.
Икенче яктан, беттек, юкка чыктык дип яшәсәк, бетәргә дә күп калмый. Авыл кая бара, нинди тенденцияләр күзәтелә, бу хакта гел язып торабыз. Минемчә, авыл үзенә күрә бер дәүләт. Татар авылы гомер-гомергә үзенең эчке тормышы белән яшәгән. 16 гасырда ук татарлар авыл шартларында үзенең дәүләтчелеген сак-лап калган. Икътисад кына түгел, гореф-гадәтләребез дә, рухыбыз да, гомумән, яшәешебез дә авыл аша формалашкан. 20 гасыр башында, яңадан дәүләтчелек торгызылганда, авыллар ярдәмгә килүен онытмыйк. Аның үзгәрүенә замана сәбәпче. Ләкин ничек кенә булмасын, татар халкы өчен авыл барыбер төп нигез булып кала бирә. Милләтебезнең рухын саклаучы да, үзаңын билгеләүче дә ул. Онытмыйк, авылда яшәү шартлары кырыс. Анда эшләп яшәргә кирәк. Тормышны җигелеп тартып алып бармыйсың икән, авылда яшәп булмый. Элек юклык белән тормыш алып барсалар, хәзер барлык белән яшиләр.
Мәсәлән, Ельник районындагы кечкенә генә, сүнеп килгән Ликиньё (Шашка) авылында Кәмил Шекур улы белән Гелҗихан Рәүф кызы Утешевлар әлегә авылны яшәтеп килүчеләрнең берсе. Бу җирдә аларның кендек каны тамган, ата-бабалары хезмәт итеп яшәгән. Һәм алар да туган җирләренә тугърылыклы булып калалар; хезмәт итеп матур гына яшиләр. Кәмилнең әтисе – Шекур Мухай улы белән әнисе -  Рәбия апа - авылында хөрмәтле колхозчылар булып иген игкәннәр, бала-чага тәрбияләгәннәр, аларны олы тормыш юлына лаеклы кешеләр булып үстереп . Гелҗиханның да Рәүф әтисе кече Ватанының хөрмәтле колхозчысы була, ә әнисе – Рафика апа, укытучы булып эшләгән. Кызына да, педагогик мирасны бүләк итеп, башлангыч сыйныф укытучысы булырга язган.
Кәмил Шекур улы Утешев, Акчеево төп мәктәбен тәмамлап, Краснослободск районы авыл хуҗалыгы техникумына механниклык профессиясен үзләштерергә дип укырга керә. Уңышлы гына тәмамлап, районындагы «Сельхозтехника» өлкәсенә профессиясе буенча хезмәткә урнаша. Гомере буе тырышып хезмәт итә.
Гелҗихан Рәүф кызы Утешева Ликиньё, Вачеевка (Вачи) авыллары мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучыларын укырга-язарга өйрәтә, белем дөньясына алып керә. Укучылары шуның өчен аңа рәхмәтлеләр; хөрмәт итәләр укытучы апаларын.
Киләчәккә өмет итеп яши Утешевлар; ике малай тәрбияләп үстерәләр, балаларына белем бирәләр. Шәхси хуҗалыкларында мал-туар асрап, кош-корт, яшелчә үстерәләр. Таң әтәчләре белән торып, төн уртасында гына йокларга ятарга күнеккән инде авыл кешеләре. Шулай тырышмасаң, эш бармый ул. Шушы эшләрдән башка авыл тормышын күз алдына да китерә алмыйбыз. Терлек асраудан әллә нинди зур файда килмәсә дә, авылда эш урының булмаганда  очын-очка ялгап барырга, балаларны укытырга җитеп бара. Бүген авылда үз-үзеңне кайтгыртмасаң, үзеңә шөгыль тапмасаң, эш юк дип хөкүмәтне сүгеп кенә яшәп булмый бит. Эштән курыкмаган кешегә авылда да менә дигән итеп яшәргә була һәм шулай бетеп барган авылларыбызны, шул исәптән Ликиньё авылын да яшәтүчеләр арасында Утешевларның роле зур.

Наилә Насырова