Казанда «Заман укытучысына – заманча таләпләр» темасы буенча мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең пленар утырышы узды. Мордовия белем бирү мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары - Сания Спартак кызы Саляева (Рузаевка районы Татар Пешләсе авылы), Равза Мокаддәс кызы Юмаева (Ләмберә районы Пензятка авылы), Альфия Фатих кызы Муртазина (Ләмберә районы Татар Тавласы авылы), Светлана Равиль кызы Поташова (Кадошкино районы Латышовка авылы), Фазия Фәрит кызы Боярова (Ләмберә районы Черемиш авылы), Луиза Низаметдин кызы Смакаева (Ләмберә районы Кривозерье авылы), Ләйлә Равил кызы Манеева (Ромоданово районы Белозерье авылы) катнашып кайттылар. Утырыш Казанның 180нче күп профильле полилингваль гимназиясе базасында узган. Анда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Россия төбәкләрендәге этномәдәни компонентлы мәктәпләр җитәкчеләре - барлыгы 330 кеше катнашкан. Пленар утырышта Татарстанның мәгариф һәм фән министрының урынбасары Илсур Һадиуллин, Россия думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе шурасы рәисе Илдар Гыйльметдинов чыгыш ясаганнар.
Конференция кысаларында «Мәгарифтәге казанышлары өчен» дигән медаль белән Мордовия Республикасы Рузаевка районы Тат-Пешлә урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Саляева Сания Спартак кызы бүләкләнгән. Аның уңышлары Мордовиядә генә түгел, халыкара бәйгеләрендә яңгырый.
Чарада катнашучылар Казан шәһә-ре белем оешмаларының эшчәнлеге белән танышканнар, мастер-класс-ларда, мәктәп буенча экскурсиядә катнашканнар. Шулай, татар телен өйрәнүдә мотивацияне арттыру, укучыларны кызыксындыру өчен заманча технологияләр куллану, укытучыларның һөнәри компетентлыгын үстерүдә дигән темаларны яктырткан чыгышларны тынлаганнар. Укытучылар катнашучы сертификатлары, истәлекле бүләкләр, кызыклы экскурсияләрдә булып матур истәлекләр туплап һәм иң мөһиме – тәҗрибә уртаклашып кайттылар.

Н.Хәлил