Торбеево муниципаль районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Рәшид һәм Равилә Коноваловлар, Заһид һәм Зинаида Вяльшиннар гаиләсе «алтын» туйларын билгеләп үттеләр.
Бу гаиләләрнең тормыш юлы ярты гасырдан артык дәвам итә. Бар кешегә дә мондый зур вакытны тынычлыкта һәм килешеп яшәргә насыйп булмый. Бер-берсен чор алмаштыра, әмма парлар бүгенге көнгә кадәр бер-берсенә мәхәббәт, аерым җылылык һәм чын наз белән карыйлар. Патриотик принципларда үзләренең кече Ватаннары өчен горурлык хисләре белән тәрбияләнгән бу буын кешеләре тирә-юньдәгеләрдә соклану һәм чиксез хөрмәт хисләре уята. Аларның бәхетле гаилә мөнәсәбәтләренең нигезе булып, һичшиксез, тугрылык, сизгерлек һәм үзара аңлашу тора.
Бу истәлекле көнне юбилярларны котларга һәм тантаналы рәвештә иҗтимагый бүләк – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырырга, Мордовия Республикасы Башлыгы Владимир Волковның котлау адресын тапшырырга Торбеево муниципаль районы башлыгы урынбасары Николай Киреев, «Торбеево районы буенча халыкны социаль яклау» дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Александр Пайганов белән ЗАГС бүлеге җитәкчесе Наталья Еряшкина килгәннәр. Якташларын олы бүләк белән Сыркыды авылы башлыгы Фәрит Тахир улы Эртуганов котлаган.
Шулай ук Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә җиде парны Ләмберә ЗАГС бүлеге, район хакимияте хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать артистлары, «Алмаз» мәдәни-күңел ачу Үзәге тарафыннан бик җылы котлаганнар. Программаны алып баручы атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәл Казакова барлык кунаклар турында эчтәлекле чыгыш ясаган, җылы сүзләр ишеттергән.
Берничә дистә ел бергә гомер иткән парларга карата бик күп матур сүзләр әйткәннәр һәм изге теләкләр теләгәннәр. Мәсәлән, кырык ел бергә Равиль Җәфәр улы белән Роза Мокаддәс кызы Кряковлар гомер итә. Рафаэль Җәфәр улының Хәрби-диңгез флотында хезмәт итү срогы 23 елны тәшкил итә. Һәм бу дәвердә хатыны аның белән командировка буенча Россиянең бер краеннан икенчесенә, иренең тугры юлдашы булып йөргән.
Пензятка авылыннан Камиль Абдрашит улы белән Равилә Әнвәр кызы Заликовлар гаиләсенә килгәндә, алар турында Омар Хайям сүзләре белән «Призыв» газетасында болай диелгән: «Бу кешеләрнең тормышы – китап. Аның титул битендә «мәхәббәт» сүзе язылган». Ирле-хатынлы Заликовлар законлы никахта инде 38 елдан артык яшиләр, әмма алар мәктәптә укыган вакытта танышканнар. Камиль Абдрашит улы - Афганистанда барган сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан. Ул авыл мөселманнары җәмгыяте рәисе; зур иҗтимагый эш алып бара. Равилә Әнвәр кызы үзенең бөтен хезмәт эшчәнлеген Пензятка белән бәйләгән. Ул 25 ел авыл администрациясендә тырышып хезмәт иткән.
Район башлыгының социаль мәсьә-ләләр буенча урынбасары Румия Хәким кызы Сәлимова юбилярларга бүләкләр белән «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләрен тапшырган.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү буенча оештыру комитеты грамоталары белән Аладов һәм Кряков (фотодалар) гаиләләрен бүләкләгәннәр. Район башлыгының Рәхмәт хаты белән дә берничә гаилә бүләкләнгән.
Озын гомерле гаиләләрдәге чиста мәхәббәтләре алга таба да аларга бетмәс-төкәнмәс көч һәм оптимизм чыганагы булып хезмәт итсен, йортлары муллык белән тулсын, ә нәсел дәвамчылары һәрвакыт лаеклы терәк булсыннар.

Н.Хәлил