Динара Ринат кызы Ямбаева тормышында бик мөһим вакыйга булган – аңа бер бүлмәле фатир ачкычлары тапшырылган.
Динараны (фотода уңнан) әбисе тәрбияләгән, чөнки аның әти-әнисе бик иртә үлеп киткән. Әмма, ятим калган кыз тормышта үз юлын таба белгән. Саранск шәһәренең автомеханика техникумын тәмамлап, пешекче-кондитер белгечлеген дә алган. Хәзерге вакытта ул кыз бала үстерә.
Ләмберә районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре идарәсенең баш белгече Алсу Касыйм кызы Карпова Динара Ринат кызына фатир ачкычын тапшырганда болай  дип матур теләкләр теләгән: «Синең тормышыңда башка бер дә кара буяулар булмасын, һаман аклары гына өстен торсын».