Быел җәйне рәхәтләнеп күрмәдек тә дияргә була. Башта бик тә эссе булды, ә аннары - салкынча яңгырлар кушылды. Бу шартларда урып-җыюны үткәрү җиңел түгел.
Үткән атнада Мордовия Главасы Владимир Волков Рузаевка районында урып-җыю эшләренең барышын тикшерде. Гомумән республика буенча бу көнгә 40% тан артык бөртеклеләр суктырылган, уртача уңыш гектарыннан 24 центнер чамасы тәшкил итә. Бу саннарга Рузаевка аграрийларының күрсәткечләре дә якын.
Республика Главасы «АгроК-С» авыл хуҗалыгы предприятиесе кырларында булды. Шул исәптән Ключарев бистәләре янындагы сыра кайнату арпасын җыю барышын да бәяләде. Авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Николай Амбаев сөйләвенчә, кыр уңышы гектардан 28 центнер тәшкил иткән. 200 тоннадан артык сыра кайнату арпасы җыелган, ә тулаем алганда, мең ярым тонна ашлык эшкәртелгән инде. Көзге бодай уңышы сөендерде - гектардан 30 центнердан артык. Әмма кыштан соң, чәчүлекләр тынчу сәбәпле, 800 гектарның 600 гектарын яңадан чәчелде. Шуңа һәм язгы һава торышы комачаулаганга, бодай буенча нәтиҗәләр түбәнрәк булачак. «Быел аграрийлар алдында, терлек-челеккә булган ихтыяҗларны бетерү өчен, кимендә, миллион ярым тонна ашлык җитештерү бурычы тора, - дип ассызыклады Мордовия Главасы. - Моңа файдаланылмый торган җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертеп кенә ирешергә мөмкин. Бүгенге көндә оешмаларда гына да 66 мең гектар файдаланылмый. Уртача уңдырышлылык 30 ц/га булганда, бу мәйданнан өстәмә 200 мең тонна ашлык алырга мөмкин».
Мордовия Республикасы Авыл хуҗа-лыгы һәм азык-төлек министрлыгы саннарына күз салыйк: Ардатово, Большие Березники, Зубово-Поляна, Инсар һәм башка районнарда көзге культураларны чәчүгә керештеләр инде, дип языла сайтта. 2020 ел уңышы өчен 180 мең га мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырыла. Шулай ук республикада урып-җыю кампаниясе дәвам итә. Республика буенча 19нчы августка барлыгы 210,7 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынган, 522,7 мең тонна суктырылган, уртача уңыш – 24,8 ц/га. Моннан тыш, Мордовия аграрийлары терлек азыгы әзерләүне дәвам итәләр. Авыл хуҗалыгы терлекләре өчен кышка 61,1 мең тонна печән әзерләнгән, ягъни планның 52 проценты, 534,9 мең тонна сенаж – планлаштырылган күләмнең 79 проценты. Гомумән алганда, Мордовия Республикасы буенча шартлы терлеккә 15 центнердан артык азык берәмлеге әзерләнгән инде.
Мордовия 2019 елның гыйнвар-июнь айларында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә иң күп сөт продуктлылыгы буенча Россия Федера-циясенең 20 төбәге топ - 20нә керде. Күрсәтелгән чорда Мордовия Республикасында бер сыерның сөт продуктлылыгы 3 577 кг, узган елның шушы чорына карата + 107 кг артык сауганнар. Шулай итеп рейтингта 20нче урындабыз.
Районнарда ничегрәк эш бара икән. Атюрьево районындагы эшләр турында идарәче В.Н.Кучеров район газетасы журналистларына болай сөйләгән:
-Урып-җыю эшләре бара. Үзе артыннан тузан өермәсен калдырып тугыз комбайн салмак кына кыр буйлап хәрәкәт итә. Игенченең хезмәте җиңел булмавы билгеле, шуңа күрә кулларыннан икмәк исе килгән кешеләргә аерым рәхмәт әйтәсе килә. ООО МАПО «Каменка» игенчеләре яңа уңышны җыюга 23 июльдә керештеләр. Урып-җыю мәйданнары районда иң зур, шуңа күрә һәр сәгать аяз вакытны югалтмыйча уңышны җыярга тырышалар. МАПОда инде берничә дистә ел буе иген басуларын иңли торган игенчеләрнең профессиональ оешкан коллективы бар. Әйтергә кирәк, интернациональ команда; татарлар, мордвалар, руслар. Аларның фамилияләрен атау бик күңелле. Башка милләтле район кешеләре белән бергә татарларыбыз - Наил Чудин, Рушан Алимбеков ярдәмче Салман Хаников белән, Ринат Абдуршин ярдәмче Сәет Актыкбаев белән, Таһир Әхтәмов тырышып эшлиләр. Җитештерү чылбырында ток хуҗалыгы мөһим урынны алып тора, анда яңа уңышны кабул итүдә Ирадя Дьякова һәм Кадрия Алтышова эшли. Аларның барысы да күз алдында, шуңа өстәп, бөтен нәрсәдә намуслылык һәм пөхтәлек күренеп тора.
Яңа уңышны җыеп алу белән бер үк вакытта көзге чәчү өчен туфракны әзерләү дә бара. Быел иртә таңнан карангы төшкәнче «Джон-Дир» тракторларында механизаторлар Сәид Таиров белән Наил Агеев 120-150 гектар мәйданны бер эш сменасында эшкәртәләр. Быел уҗымга 3 мең гектар җир бирелә.
Ельник районындагы хәбәрләргә күз салыйк. АПК һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тармаклары белән эшләү Идарәсенең баш агрономы А.И.Иняев әйтүенчә, район аграрийларының төп бурычы – яңгырларга үч итеп ашлык җыю. Район буенча бөртеклеләрне урып-җыю планы 5431 га тәшкил итә, август уртасына 1150 га уҗым суктырылган. Иң күп ашлык суктыру һәм иң югары уңыш - Ильич исемендәге хуҗалык хезмәтчәннәрендә. Биредә 750 га көзге бодай суктырылган, уңыш - гектарыннан 20 центнер. Икенче урын  «За мир» хуҗалыгында – гектарыннан 15 центнер уңыш белән 345 тонна суктырылган. 10ц/га уңыш белән «Молторг» игенчеләре көзге арыш җыялар, ә КФХ «Г.А.Крючков» крестьян-фермер хуҗалыгында - 8 ц/га. Район буенча көзге арышның уртача уңышы - 17,3 ц/га. Ильич исемендәге хуҗалык игенчеләре урып-җыю эшләре белән беррәттән туңга сөрүгә дә керешкәннәр, 2140 гектардан 320 гектары күтәрелгән инде.
Терлекчелек буенча, алынган мәгълү-матларга караганда, районда савылган сөт узган ел дәрәҗәсен тәшкил итә. Гомуми савым - 30541 кг. Иң күп сөт Ильич исемендәге хуҗалыгында (тәүлегенә 11439 кг), һәр сыердан 17,2 кг сөт савыла. Салкын җәй сөт җитештерүдә уңайсызлыклар тудырды һәм «П.Н.Овчинников» хуҗалыгында иң зур минус - 4,7 кг.
Димәк, җәйнең салкынына карамастан, уңай һәм тискәре нәтиҗәләр бар. Кыр һәм ферма хезмәткәрләре уңай нәтиҗә өчен системалы эш алып бара. Бу печән әзерләгәндә берничә көн кояшта йокламаучыларга да, вакытында чәчкән кукурузны эшкәртүчеләргә дә кагылды. Җәйнең соңгы атналары һәм сентябрь башы җылы булса, кукуруздан шактый яхшы уңыш алырга тиешбез, ди авыл хуҗалыгы белгечләре.

Наилә Насырова