Инсар районында бердән-бер кечкенә генә Яндовище дигән татар авылы бар. Анда төрле милләтле 119 кеше дус яши. Авылны халкы яшәтергә тели. Шулай, Яндовище  мәдәният хезмәткәрләре Мәдәният йортларының һәм китапханәләренең торышын яхшырту турында кайгырталар. Мәсәлән, авыл Мәдәният йорты мөдире Н.А.Бикмаева клубларының залында һәрвакыт уңайлы, матур булсын өчен барысын да эшли. Монда чәчәкләр күп, алар төрле чаралар үткән вакытта аерым атмосфера тудыралар. Яндовищелылар үтенече буенча, авылга күптән түгел татар җырларын башкаручы Нурҗихан (Н. Симаева (Умряева) – Н.Дусметова вокал студиясе солисткасы килгән. Җырчы Мордовиядә, Татар Ымызы авылында, комбайнчы гаиләсендә туган. Кечкенәдән үк гармунда уйный, күңелле такмаклар иҗат итә. Соңрак инде җитди әсәрләр яза. Яндовищега килгән танылган татар җырчысы Нурҗихан җирле мәдәният хезмәткәрләре эшенә югары бәя биргән һәм яндовищелылар өчен яңа концерт бирергә вәгъдә иткән.
Милли тарих, мәдәният, әдәбият турында күп мәгълумат туплап килүче китапханәче В.Н.Сыроватский үз эшенә яңалыклар кертә. Яндовищеда китап фондын саклыйлар, еш кына кызыклы чаралар үткәрәләр. Хәзерге вакытта Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек бара инде. Мәдәният хезмәткәре үз көче белән авыл музеена ремонт ясый; анда авыл тарихы, авыл халкының көнкүреше, танылган авыл кешеләре турында күптөрле экспонатлар тупланган. Бөек Ватан сугышында Яндовище халкының катнашуы турында сөйләүче материаллар аерым урын алып тора. Фронтовиклар турындагы фотоматериалларны кадерләп карыйлар. Рәсемнәрне мәктәп укучылары берничә дистә ел гына җыймаган. Авыл ветераннары, яшьләр белән очрашулар вакытында, сугышларда катнашучыларның тыныч вакыттагы тормыш һәм хезмәт эшчәнлеге турында сөйлиләр.
– Безнең авыл зур түгел, - ди мәдәният хезмәткәре Нина Александровна Бикмаева. – Әмма авыл халкыбыз мәдәният учагында үткәрелгән чараларны ярата. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яндовищелыларның бай мәдәни традицияләре бар. Ә без милли авылыбыз мирасын саклап калырга гына түгел, арттырырга да тырышабыз.
Биредә кече Ватаныбызның чын патриотлары яши. Алар бер-берсен хөрмәт итәләр, өлкәннәргә хөрмәт белән карыйлар. Яндовищеда кунак-ларга һәрвакыт шат.