Бу рәсемдә язма героебызга егермедән артык яшь. Алда аны су асты көймесендәге ерак походлары көтә иде.
Сихри дөньяны аңлап бетереп булмый шул; күп нәрсәләрне сиземлибез, ә сихри көченә ышанырга теләмибез. Әмма тормышта аңларга мәҗбур иткән хәлләр дә була. Шулай, Ләмберә авылының «Сельхозтехника» микрорайонында яшәүче Фатыйх Әхтәм улы Булатовның безгә карап торган фотосы үзенә күрә саклап торучы бетү-оберегка әйләнгән. Хәлләр шулай була. Агымдагы елның язында аны хастаханәгә инсульт белән алып киткәч, якыннары аңа нәкъ шул фотосын алып килеп, карават янындагы тумбочкасына куялар. Яшьлеген искә төшереп, тормышта булган шатлык-куанычлары рәсемнән аңа карап тора төсле һәм бу халәт авыруга каршы көрәшү өчен яңа көч өсти. Хәтта шәфкать туташлары да бу рәсемне йөгереп килеп карап китә торган булганнар. Чыннан да, бу фотодан уңай энергия бөркеп тора. Хәер, бәлки, мондый хәлләр дә буладыр, чөнки кешенең аңы табышмаклары әлегә кадәр сер булып кала бит… - Мине ул вакытта, 1965 елда ук, апам ялга килгәч фотога төшерде, - дип сөйли Фатыйх Әхтәмович «Призыв» хәбәрчесенә. – Ул вакытта миңа егермедән артыграк яшь иде. Диңгезче идем - су асты көймәсендә хезмәт иттем; беренче статья старшинасы. Эх, ничек тиз уза вакытлар! Картлыкның килүен, ә аның белән чирнең дә килеп җиткәнен сизми дә калдым. Элек нык егет идем, шуңа күрә мине Оленья Губага, Төньяк флотына хезмәткә алдылар. Су асты көймәсендә хезмәт иттем. Дөрес, башта Ленинградта, Кронштадтта Сергей Миронович Киров исемендәге уку отрядында булдым. Аннары төньякка озаттылар. Минем белән бергә Ләмберәдән Равиль Алукаев та төньякка китте, тик ул башка су асты көймәсендә хезмәт итте.
Әлбәттә, хәрби хезмәттә башта кыенрак булды; климатның кискен үзгәрүе, поляр төн һәм поляр көн... Моңа шунда ук ияләшеп булмый. Тик без корыга караганда күбрәк рейдта булдык. Ерак походларга да киттек. Бер тапкыр Урта диңгездәге хәрби конфликт зонасында булырга туры килде. Көймәдә беренче номерлы әзерлеклелекне игълан иттеләр, һәм шуңа без дежур тордык. Ярдан ерак түгел яңа боерык кына көтеп йөрдек. Шөкер, барысы да тыныч үтте. Ә хезмәт итәргә туры килгән иптәшләремә килгәндә, коллективыбыз дус иде. Су асты көймәсе өчен бу бик мөһим, чөнки анда үзенчәлекле атмосфера. Ябык киңлек үзен сиздерә, моңа ияләшергә кирәк. Әмма безне, сугыш һәм сугыштан соңгы елларның беренче балаларын, ә мин  - кырык дүртенче ел баласы – тормыш үзе аерым чыныктырды, шуңа күрә барлык кыенлыкларны да җиңеп килдек.
Тормышта булган авырлыкларны җиңеп яшәргә өйрәнгән Фатыйх Әхтәм улы Булатов әкрен генә авыруларны да җиңәргә тырыша.

Наилә Насырова