Узган шимбәдә Ельник лицеенда «Чиста уеннар» акциясе узган. Анда укучылар да, укытучылар да катнашкан.
«Шимбә иртәсендә урамнар, парклар буйлап, авыл янындагы урман массивларында чүп-чар пакетлары тоткан балаларны күрергә мөмкин иде. Алар барысы да урамнарыбыздагы чүп-чарны намус белән җыештырдылар. Авылда кешесендә үз-үзен тотышы культурасы бик түбән. Бездә, янәшәдә урна булса да, кәгазьне теләсә кайда калдыру оят түгел. Кызганычка каршы, без мондый мисалларны балаларга күрсәтәбез. Әйтергә дә авыр: соңгы вакытта авылыбыз матур түгел. Хәтта авыл үзәгендә дә, кафе һәм «Кош» кибете каршында урнашкан клумбалар янында чүп-чар тулып ята», - дип яза «Ельник трибунасы» газетасы корреспонденты Елена Харитонова.
Авыл халкы белән ни булды соң? «Чисталык җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә» дигән мәкальне берәү дә кулланыштан чыгармаган бит.
«Безнең урамнарга килгән Лицей укучыларына рәхмәт. Бу чүп җыю аларга сабак булыр һәм үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләр дип өметләнәбез. Сүз уңаеннан шуны әйтеп китим, өлкәнрәк балалар урман буйларын җыештырдылар. Урманда җыелган көнкүреш калдыклары тауларын күргәч, алар бик гаҗәпләнгәннәр. Иптәш өлкәннәр, балаларга начар үрнәк күрсәтмәгез, чөнки хәзер безнең авылда чүп баклары тора. Балалар безнең пычраклыкны һәм тәртипсезлекне күрсеннәр өчен юл куймагыз; экологик тәрбия уңышлы булсын. Үсеп килүче буынга үрнәк булыгыз!» - дип яза мәкалә авторы.

Н.Хәлил әзерләде