Үткән атнада «Заманча мәктәп» федераль милли «Мәгариф» проекты кысаларында Темников районы Аксел урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» дигән цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф Үзәге тантаналы ачылды. Республикабызда быел шундый 27 Үзәк эшлиячәк.
Бу шәһәр һәм авыл мәктәпләре арасындагы аерманы киметү өчен булдырылган уникаль проект. Базаларында Үзәкләр барлыкка килә торган мәгариф оешмалары җыелмасы федераль челтәрне тәшкил итә. Аларда белем бирүнең һәм тәрбия бирүнең, төп һәм өстәмә гомуми белем бирү программаларын укучылар тарафыннан цифрлы, табигый-фәнни, техник һәм гуманитар профильләрне үзләштерүне тәэмин итә торган яңа методларын, белем бирү технологияләрен барлык дәрәҗәләрдә гамәлгә кертү өчен шартлар тудыру каралган. Үзәкнең төп бурычлары: «Технология», «Информатика», «Тормыш иминлеге нигезләре» кебек фәннәрне укыту методларының эчтәлеген яңарту һәм камилләштерү; халыкның гомум-мәдәни компетенцияләрен һәм санлы белемнәрен, шахмат белемен, проект эшчәнлеген, балаларның, педа-гогларның һәм ата-аналарның иҗади мөмкинлекләрен үс-терү өчен дәрестән тыш чорда инфраструктураны куллану.
Безнең мәгариф Үзәгендә цифрлы һәм гуманитар профильле 5 хезмәткәр эшли: Үзәк җитәкчесе, информатика укытучысы П.В.Никитин, педагог-оештыручы, математика укытучысы Г.А.Тенишева, технология һәм ОБЖ укытучысы В.В.Глазунов, физик культура укытучысы А.Т.Шабров, өстәмә белем бирү педагогы Т.В.Кузнецова, шахмат буенча Н.Н.Чибирев хезмәттәшлек итә-чәк. Бу эшкә башка педагоглар да җәлеп ителәчәк.
Җәйге чорда, мөмкин булганча, ике кабинетта ремонт ясалды. Август-сентябрь айларында җиһазлар кайтарылды. Бүгенге көндә 75% ка якын җиһаз алынган. Әмма VR шлем, 3d принтер, мебель комплектлары - 15 парта белән 30 урындык килер дип көтәбез.
Бүген сезнең игътибарыгызга Үзәк-нең ике кабинетын тәкъдим итәбез һәм безнең педагоглар әлеге проект кысаларында алдагы эшчәнлекнең аерым элементларын күрсәттеләр.
Барлык җиһазлар да килеп, югары тизлек-ле интернет урнаштырылгач, мәктәп үз эшчәнлегенә лицензия алачак. Хезмәткәрләр уку узачак һәм теләгән кешеләргә цифрлы һәм гуманитар профильдәге белем бирү Үзәгенең нәрсә тәкъдим итүен күрсәтә алачаклар.
Әйтеп китәргә кирәк, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан 12 илкүләм милли проектлары игълан ителгән иде: «Демография», «Мәдәният», «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология», «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары», «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм», «Фән», «Цифрлы икътисад», «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү», «Халыкара кооперация һәм экспорт». Милли проектларның төп бурычы - һәр Россия гражданины һәм һәр гаилә тормышында реаль уңай үзгәрешләр булдыру. Мордовиябез, санап киткәннәрнең бер өлеше булган, 56 федераль проектта катнаша.

Халисә Кугушева,
Аксел урта мәктәбе директоры