Бүген илдә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш компаниясе башланды. Мордовия Республикасы хәрби комиссары Игорь Валерьевич Тихомиров, хәрби комиссариатта бүлек җитәкчесе Виталий Валентинович Ломакин, контракт буенча хезмәткә сайлау пункты җитәкчесе Павел Александрович Калинин, хәрбиләрнең саулыгын тикшерү комиссиясе рәисе Виктор Александрович Якушкин белән Матбугат йортында брифинг үтте. Очрашуның максаты: 2019 елның язында гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү, чакыруга йомгак ясау һәм 2019 елның көзендә бу эшне яхшырту буенча бердәм юллар, ысуллар эшләп чыгару; хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарга законнардагы үзгәрешләрне җиткерү.
Матбугат йортында регионыбыз хәрби комиссары Игорь Валерьевич Тихомиров журналистларга болай дип хәбәр итте: «Россия Федерациясенең Кораллы Көче сафына хезмәткә язгы чакыру тиешле күләмдә һәм вакытында үтте. Барлыгы чакыру комиссиясен 3500 кеше үтте, 1006 – хезмәт итә, ә калганнары - отсрочка алдылар яки хәрби хезмәттән азат ителделәр. Дүрт йөз ир баланы яңадан тикшерү үтәргә юнәлтелде. Үзәк хәрби округ буенча 2019 елның язгы чакырылышында, алдагы елларда төсле, хәрби хезмәткә яраклылык категориясе 82% тәшкил итә».  
Хәрби хезмәткә чакырылыш сыйфатын анализлагач, шундый нәтиҗәгә килгәннәр: 18 яшьлекләргә (2013нче елда 40%) караганда профессия алып (76%) армиягә китүчеләр саны 36% арткан. Нәтиҗәдә Мордовиядә күпчелек егетләр армиягә 20 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтә эләгә. «Яшьләр югары уку йортларына кергәндә генә түгел, урта белем бирү учреждениеләренә дә кичектерү-отсрочка хокукын алалар. Әгәр алдагы елларда хәрби хезмәткә чакырылучыларның күбесе мәктәптән соң, ягъни 18 яшьтә алынган булса, хәзер алар югары уку йортларын, ягъни урта махсус уку йортларын тәмамлаганнан соң, ягъни 20 яшьтә һәм аннан да өлкәнрәк киләләр»,- дип билгеләп үтте Тихомиров.
Беренче октябрьдә старт алган көзге кампаниягә 700 егет чакырылырга тиеш. Язгы призывта 7 хәрби хезмәткә барырга теләмәгән уклонист һәм 500 кешегә (үткән елга караганда 70 кешегә азрак) хәрби хезмәткә чакырылу турында хәбәрне җиткерә алмаганнар. Административ җаваплылыкка 27 кеше тартылган, аның берсе хөкем ителгән.
Шуны да билгеләп үтте комиссар: язгы чакырылышка Мордовия ДОСААФында аерым әзерлек үткән 118 белгеч егетләрнең 104 – «С», «Д», «Е» категорияле машина йөртүче һәм 14 -  «водитель-парашютист» булып хезмәткә киткән. Бу заданиеның 100% үтәлеше дигән сүз.
Шунысы кызыклы, Мордовия хәрби комиссариаты базасында Россиянең 29 субъектлары җитәкче хәрбиләр катнашы белән 1-2 октябрьдә тәҗрибә уртаклашу уку-методик җыелышы үткән. Үрнәк алырлык эшләребез бар.
Тагы Мордовиядә контракт буенча хезмәткә сайлау пункты җитәкчесе Павел Александрович Калинин болай дип сөйләде: «Контракт буенча язгы чакырылышта Мордовиядән 50 кеше хезмәткә чакырылды, ә алтернатив хезмәттә - икәүләр. Алар 2 ел дәвамында пансионатта хезмәт итәләр.
Финанс ягалый үзгәрешләр: контракт нигезендә рядовой белән сержант составында хезмәт иткән рядовойның зарплаталары элек 20 мең сум булса, хәзер 28 меңгә кадәр үскән. Ә сержантларның – 25 мең сум. Кыскасы, 4,3 % индексацияләнгән.  Торак өчен түләүләр өчен акчаны ЖКХ квитанцияләрендәге сумма күләмендә түләнер.
Хәрбиләрнең саулыгын тикшерү комиссиясе рәисе Виктор Александрович Якушкин призывникларның сәламәтлеге турында сөйләде. Ар-миягә чакырылучыларның, алдагы елларда төсле, йөрәк-кан авырулары, бер процентка ким эндокрин системасы һәм аш казаны авырулары хуҗалык итә дип әйтте. Эндокрин системасы авыруларының үсеп китүен авыл хуҗалыгында пестицидларны куллану да аерым роль уйнавы дип ишеттерде.
Прессүзәктә коры паектан торган күргәзмә дә оештырылган иде: ашап карарга да тәгъдим иттеләр журналистларга. Коры пакетка быел бал өстәгәннәр.

Наилә Насырова