Кадошкино районы Большая Поляна гомуми төп белем бирү мәктәбендә балаларның юл-транспорт имгәнү-ләрен киметү буенча профилактик атналык үткәрелде.
Атналык юл хәрәкәтендә катнашу-чыларның игътибарын юлларда игътибарлы булырга һәм үз тормышларын, сәламәтлеген сакларга юнәлдерелде. Шул уңайдан мәктәптә төрле чаралар үткәрелде. Башлангыч мәктәп укучылары юл йөрү кагыйдәләрен, светофор сигналларын, җәмәгать транспортында һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү буенча уеннарда һәм викториналарда катнаштылар. Шулай ук башлангыч сыйныф укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре буенча практик дәресне Адилә Фәрит кызы Байбекова үткәрде. Атна дәвамында укучылар тематик сыйныф сәгатьләрендә катнаштылар. Өлкән сыйныф укучылары юлдагы куркыныч хәлләр турында хәбәрләр әзерләделәр. Шулай ук һәр сыйныфта юл йөрү кагыйдәләре буенча инструктажлар үткәрелде.
Барлык үткәрелгән чаралар мәктәп тарафыннан даими рәвештә юл травматизмын профилактикалау буенча башкарыла торган эшнең бер өлеше булып торды.