Мордовия татарлары арасында олы яшьтәгеләр байтак. Шулай, Кадошкино районы Латышовка авылында яшәүче 100-яшьлеклеләр турында да яздык. Ә бүген, шул ук авыл кешесе - Шамиль Хөсәен улы Емагулов Россия Президенты В.В.Путинның юбилеена багышланган котлавын алды. Аңа 95 яшь тулды. Аны котларга район һәм авыл хакимияте, халыкны социаль яклау, район һәм җирле ветераннар Советы, җәмәгатьчелек вәкилләре килгән иде. Бер кешенең туган көне хәтта латышлылар өчен дә истәлекле булды. Эш шунда ки, Шамиль Хөсәен улы авылның хөрмәтле кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны. Һәр латышлы үзенең рәхмәт сүзләрен, хөрмәтен, озын гомер теләвен белдерүгә бик шат. Шуңа күрә кунакларны һәрчак кабул итәргә яраткан Емагуловлар йортында бу көнне бәйрәм булды. Хуҗабикә Сара Исмаил кызы өйләрендә шундый гореф - гадәтне булдырган һәм яратып кунакларны каршы ала, ә сөекле әниләренең дәвамчылары өч кызы - Алия, Әлфия, Гөлфирә. Оныклары белән оныкчыклары да бер-берсе белән дус яши.
Шамиль Хөсәен улы шундый матур озын гомерне гаиләсе, үз-үзе, намусы белән тату гомер кичерә. Бу хәлне барысы да билгеләп үтә. Күпләргә үрнәк булырлык кешеләр арасында ул да бар. Шамиль Хөсәенович беркайчан да тәмәке дә тартмаган. Кешене үпкәләтмәс өчен сүзен дә сайлап кына әйтә. Балаларга тавыш күтәрми, ул һәркемне - кечкенә булсынмы, яшьтәшеме - хөрмәт итә. Шуңа да ул авылдашлары хөрмәтенә лаек.
Шамиль Хөсәен улы Емагулов туган Латышовкасыннан сугышка китә, шунда ук әйләнеп тә кайта. Гомер буе авылы колхозында хезмәт итә; барлык татарлар яраткан атлар тирәсендә. Хуҗабикә Сара апа да колхозда, кырчылыкта тырышып эшли. Юбилярыбыз - Кече Ватан патриоты. Аның юлы кая гына барса да, туган йортына әйләнеп кайта. Әлбәттә, кайчандыр көчле булган җилкәләре, еллар озынлыгыннан төшкән, әмма ветеран бирешми. Ул һәрвакыт кәефтә; иске гадәт буенча, кызларына күңеленең тирән почмагында сакланган татар җырларын җырлый. Алар балачактан әтиләренең нинди генә авыр вакытлары булмасын, җырлавын хәтерли. Шулай барлык өйдәгеләрне рухландырып: барысы да, һичшиксез, яхшы булачак, дип ышандыра. Хәзер дә ул барысына да бары яхшылык кына тели, кызлары да аның янәшәсендә бәхетлерәк. Алар балаларында «әтиләре»нең дәвамын шатланып күреп алалар.
Бәхетле озын гомер итегез, дигән матур теләктә барчасы!