Һәрбер авыруны дәвалар алдыннан тикшерелүнең сыйфаты, нәтиҗәләрнең дөрес булуы - дөрес диагноз кую бик мөһим.  Шулай, сүзебез фиброгастроскопия (ФГС)тикшерүләре турында. ФГС - окуляр яки видеоэндоскоп ярдәмендә ашказанын һәм 12-катлы эчәкнең лайлалы эчен тикшерү.
Федераль дәүләт статистика хезмәте ашказаны, эчәкләр трактының югары өлешен тикшерүнең иң мәгълүмати ысулларының берсе булып тора, диләр. Әмма бу процедура еш кына пациентларда курку уята. Тикшерүгә ничек дөрес әзерләнергә һәм аны ничек эшләргә кирәклеген аңлау күңелсез тойгыларны минимумга калдырачак һәм табибка тикшерелә торган органнарның эшчәнлеге һәм аларның лайлалы үзгәрешләре турында тулы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. - Ашказанын эндоскопик тикшерү - медицинада иң куркынычсыз һәм югары информатив тикшеренүләрнең берсе. Аны пациентның патологик процессның картинасын төгәл күрсәтү өчен билгелиләр. Мәсәлән, эчәклекнең саулыгы белән проблемалар булганда әлегә еш таралган онкологиягә, ашказаны стенозына, гастритка, җәрәхәт авыруына, ашказаны канына һәм ашказаны трактының югары өлешендәге башка авыруларга шикләнгәндә билгеләнә, - дип аңлатма бирде Саранск шәһәрендә урнашкан Мордовия Республикасы ГБУЗ «Поликлиника №2»ның 3нче поликлиник бүлеге функциональ диагностика докторы Валерий Хайдар улы Айзатулов.
Әйтеп китәргә кирәк, Валерий Хайдар улы Айзатулов хезмәт биографиясен 1976 елда башлап җибәрә. Гомуми эш стажы 43 ел; Саранск шәһәре 14нче поликлиникасын 1972нче елда төзеп баш табибы буларак 18 ел эшли. Шул вакыт дәвамында14нче номерлы сырхауханә дәвалау-диагностика һәм консультатив Үзәк булып тора. Заманча медицина стандартларына туры килә торган амбулатор-поликлиника үз төбәкләрендә яшәүчеләргә дә, Ләмберә районында яшәүчеләргә дә ярдәм күрсәтә. Тырыш докторлардан торган коллектив оештыра җитәкче, төрле юнәлештә дәвалауны үткәргән көндезге стационар булдыра. Бүген Валерий Хайдар улы - медицина хезмәте ветераны. Ул кешеләренең сәламәтлеген саклау өчен бөтен көчен һәм вакытын кызганмыйча эшли, һәртөрле авыруларны кисәтү буенча даими профилактик чаралар үткәрә, киңәшләре белән ярдәмгә килә; дөрес диагноз кую аның өчен бик мөһим. Пациентларның үтенеч-гозерләренә гаять игътибарлы, сизгер. Шуның белән Саранск шәһәре Пролетар районы халкы олы хөрмәтен казанды.
- Валерий Хайдарович, эш тәҗрибәгез ничегрәк башланып китте?
- Мин беренче тапкыр ФГС процедурасын пациентыма МГУның медицина институты студенты буларак, Васенко урамында урнашкан элеккеге Республика больницасында ясадым. Шул вакыт тәҗрибәле хирург булып хезмәт иткән Рафаил Зәки улы Аширов җитәкчелегендә үткәрдем, - дип хәтер яңарта әңгәмәдәшем. - Шулай, бүген без көненә - ун, елына - 2 мең кешегә ФГС тикшерүе үткәрәбез.
Шулай күп еллар дәвамында ФГС белән дус табиб Айзатулов ярдәмчесенең профессионал сыйфатларын тезеп китте. Чынлап та, бик күп кеше килүгә карамастан, көн буена пациентларга итагатьле, ачык йөзле аның ярдәмчесе Ольга Викторовна Майорова. Ольга Викторовна бу өлкәдә егерме еллап эшли. Саранск медицина училищесын тәмамлап, бирегә эшкә урнаша һәм Гиппократка биргән антына тугры калып, халыкка профессионал ярдәм күрсәтә. Табибның тәҗрибәле булуын үзең бу процедураны үткәч тагы да яхшы аңлыйсың. Һәр яңа пациентка процедура үзенчәлеген җентекләп, иренмичә, барлык нечкәлекләренә кадәр аңлаталар. Бу шулай булырга тиештер дә, чөнки биредә зур игътибарны таләп иткән чара үткәрелә; авыруга бик мөһим булган дөрес диагноз куела.
- Кабинетыбыз заманча дәвалау һәм диагностик медицина җиһазлары белән җиһазландырылган. Өстәвенә, заманча фән һәм техника казанышлары, профилактик методикалар даими кертелә. Без белемебезне курсларда камилләштерәбез, аннары практикада кулланабыз. ФГСны үткән авыруга тыныч, дөрес үзен алып бару мөһим. Тагын - өч көн алдан әзерләнү тиешенчә үткәрелгән булырга тиеш. Шул вакытта процедура уңышлы үтә, - ди Ольга Викторовна эше турында.
Авыруларның төрлесе бар: яшүсмерләрдән башлап өлкән яшьтәгеләргә кадәр. Һәркайсының үз холкы, көйсезлеге. Ләкин Валерий Хайдар улы белән ярдәмчесе Ольга Викторовна һәркайсы белән уртак тел таба белә. Пациентларның аларның җиңел булмаган, кешеләргә кирәкле хезмәте өчен рәхмәтләр укып кайтып китүе гаҗәп түгел. Табиблар үзләре әйтүенчә, иң зур бүләк – пациентларның күтәренке күңеле, көр тавышы, үзләрен яхшы хис итүе.

Наилә Насырова