Саранск гомуми белем бирү начар ишетүче балалар интернат-мәктәбе 2018-19 елларда тормышка ашырыла торган 1,5 миллион сумнан торган «Авыр тормыш хәлендә калган балалар» фонды проекты грантын яулаганнар. Максаты – профессия сайлауда остазлык-наставничество. Проект кысаларында мастер-класслар, класстан тыш чаралар, Мордовия производстволарында булу каралган, музейларга экскурсияләр булыр. Шулай, алар өчен Инсар районы «Сармич» белән Ельник районы «Глубинка» май-сөт эшкәртү заводларында, Кочкурово районы «Норов» белән Старошайгово районы предприятие-ләренә экскурсияләр оештырдылар. Һөнәри юнәлеш бирү чарасы барышында укучылар авыл хуҗалыгында кирәкле һөнәрләр белән таныштылар. Мәсәлән, укучыларның экскурсия маршрутында беренче булып «Норовское молоко»ның Кочкурово бүлекчәсе булдылар. Биредә балаларга терлекчелек фермасының ничек оештырылуы, сыерларның нинди шартларда тотылуы турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Алар сыерларны ашату процессын күзәттеләр, саву залында булдылар. Моңа кадәр күпчелек балалар терлекче эшен күз алдына да китермәде, бер тапкыр да терлекчелек фермаларында булмаганнар; дөресен генә әйткәндә, кайбер укучы аларны телевизордан гына танышканнары булган. Шуңа күрә аларның фермада күргәннәре кызыксыну уятты һәм бераз гаҗәпләндерде: сыерларның сәламәтлеге һәм савым процессы компьютер тарафыннан контрольдә тотыла. Аннары экскурсантлар Красномайский бистәсенә «Норовский» ит эшкәртү комплексына юл тоттылар. Балаларны эшкәртү цехлары буенча үткәрделәр, колбаса эшләнмәләре җитештерү этапларын күрсәттеләр, ә аннары предприятие продукциясен дегустацияләүдә катнашырга чакырдылар. Экскурсиянең соңгы пункты «Норов» агрофирмасының орлык заводы булды. Укучылар кырлардан китерелгән кукурузны эшкәртүләрен кызыксынып күзәттеләр, аннары киптерү бүлеген һәм орлык материалы саклана торган складта булдылар.
- Заманча авыл хуҗалыгы предприятиесендә булу балаларга бик кызык булды,- ди интернат-мәктәпнең физика укытучысы һәм класс җитәкчесе Роза Мухаметжан кызы Абсалямова. - Теориядә, әлбәттә, терлекчелек фермаларында нәрсә белән шөгыльләнүләрен күз алдына китерәләр укучыларыбыз, ләкин үз күзләре белән күрү – бөтенләй башка хис-тойгылар! Күп нәрсә белән аерылып тора торган бүгенге предприятияләр һәм аларда булу элекке искергән стереотипларны юкка чыгарды. Укучылар бик күп яңа һәм файдалы мәгълумат алдылар, авыл хуҗалыгында эшләү үзенчәлекләрен билгеләп үттеләр. Бу экскурсия балаларның күзаллауларын киңәйтү өчен бик файдалы, бәлки аларның кайберләренә булачак һөнәр сайларга ярдәм итәр дип уйлыйм.

Наилә Насырова