Көз – туйлар вакыты. Күп гасырлык гореф-гадәтләр буенча татарларда туйлар вакыты – көз, бигрәк ноябрь ае.
Узган җомгада үз халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын үтәп, Торбеево районы Татар Юнәсе авылында яшәүче Ринат Утешев күрше Атюрьево районының Усть-Рахмановка авылы кызы Алсу Карабашева белән никахлашты. Һәр никахлашучы пар туганнары, дуслары өчен бу көннең кабатланмас истәлек булып калуын тели; шулай булды да. Гашыйк парның тормышындагы мөһим вакыйгалары матур һәм якты үтте; этник үзенчәлеккә бай булды.
Мөселман яшь гаилә өчен уртак тормышның менә дигән башлангычы-йөрәкләрнең бай мәдәни мираска һәм милләтнең тарихи хәтеренә кагылуы. Тантананың искиткеч матурлыгына һәм уникальлегенә Торбеево ит һәм сөт промышленносте колледжы стеналарында студентларның гүзәл һәм романтик яшьлегендә язмышчан танышу булды. Яшьләр яучылык, ярәшү һәм сатып алу ритуалларының төп геройлары булдылар. Ныклы гаилә җепләренең, бер - берсенә карата үзара хөрмәтнең нигезе булып, изге вәгъдәләр белән ныгытылган гадәт - никахлашу аерым мәгънәгә ия. Никахлашу йолысы истәлекле итеп үтте. Банкет залы шулай ук Аллаһы Тәгалә иңдергән Коръән сүрәләре белән бизәлгән иде. Элегант кияү белән яшь киленнең пар аккошлар сыман акрын биюләре сокландыргыч иде, гүя тын диңгездә йөзделәр; аларның күзләре мәхәббәт уты белән балкыды. Тыйнаклык, тәрбиялелек, белемлелек, хезмәт сөючәнлекне үз эченә алган Ринат белән Алсу яшьтәшләре өчен һәрвакыт уңай үрнәк һәм әти-әниләр өчен горурлык булып торалар.
Якты, кызыклы һәм истә калырлык туй чын мәгънәсендә киң күңеллелек, җылы аралашу атмосферасы, эчкерсез күңел ачу, купшылык һәм киң колачлыгы белән таң калдырды. Борынгы ислам ышанычлары буенча, көзнең соңгы аенда төзелгән никах ир белән хатынга муллык һәм иминлек вәгъдә итә, ә мондый истәлекле көндә явым-төшем озак һәм бәхетле гаилә тормышының яхшы билгесе булып тора. Нәкъ менә шундый, милли стильдә башкарылган туй борынгы гореф-галәтнең эстетикасын һәм тынычлыгын тулырак чагылдыра.
Бу татар - мишәрләрнең яшь буыны Мордовиядә яшәргә һәм эшләргә ниятли. Беренче адымны ООО «МПК «Атяшевский»га эшкә урнашып, Ринат хезмәт биографиясен башлап җибәрде.
Алар, торыр урын итеп, 1869 елдан башлап үз елъязмасын алып баручы гаилә башлыгының кече ватанын сайларлар, мөгаен. Икенче төрле әйткәндә - Татар Юнәсен. Туган якларына мондый тугрылыкны алар бик гади аңлаталар: «Ул безгә бик кадерле һәм матур! Биредә кешеләрнең иң яхшы сыйфатларын, планнарын һәм ниятләрен тормышка ашыру өчен барысы да бар. Бәхет өчен тагын нәрсә кирәк соң?» Һәм бу сүзләргә бөек зирәклек салынган. Җәмгыятьнең яңа ячейкасы Татар Юнәсе авылы өчен дә яхшы билге ул, димәк, ул алга таба да яшәячәк һәм үсәчәк дигән сүз.

Н.Хәлил