Бөек Җиңүнең 75-еллыгын тантаналы рәвештә зурлап бәйрәм итү алдыннан Мордовиядә төрле әзерлек эшләре алып барыла. Мәсәлән, үткән якшәмбедә 1941-1945 еллардагы хәрби һәм хезмәт батырлыгы Мемориаль музеенда Бөек Җиңүнең 75-еллыгына багышланган «Хәрби хәбәрчеләр батырлыгы» Төбәкара фотокүргәзмәсен ачу тантанасы булып узды. Анда эшләрнең зур өлеше - Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән фоторәсемнәр. Ачылу тантанасында Мордовия Главасы Владимир Волков һәм Россия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова катнашты.

Бу датаны каршылаганда, Мордовия белем бирү учреждениеләрендә дә  төрле чаралар үткәрелә. Шулай, Торбеево районы мәктәпләре бу эшләрдә активлар. Исегезгә төшерәбез, бу районда барлыгы ике татар авылы. Берсе барыбызга да билгеле Һади Такташ туган Сыркыды авылы. Төрле милләт вәкиленә тәрбия бирүче төп гомуми мәктәбе эшләп килә анда. Бу белем йортында педагоглар хәрби-патриотик тәрбия бирүгә һәрвакыт зур игътибар бирәләр.

Сургодь - Сыркыды мәктәбендә Бөек Җиңүнең 75-еллыгын бәйрәм итүгә актив әзерләнәләр. Батырлык дәресләре үткәрәләр, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары – якташларыбыз турында сөйлиләр. Мондый чараларны оештыру белән педагоглар һәрдаим шөгыльләнә. Мәсәлән, Н.Царакаевага иң актив ярдәм-не укучылар Данила Киселев, Александр Князев, Ангелина Данилина, Алексей Чекалдин һәм башкалар күрсәтә.
Хәзерге вакытта авылда бер генә сугыш ветераны да калмаган. Әмма мәктәптә ветераннарның укучылар язган истәлекләре саклана. Хәзер аларны төрле чараларда, олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә кулланалар. Мәктәп укучылары һәм укытучылары сугыш ветераннарының каберләрен карыйлар, чүп-чарны җыештыралар; һәлак булган сугышчылар обелискы янында чәчәкләр һәм агачлар утырталар. Сугыш чоры балалары Г.А.Сухова, М.С.Зорина, Р.А.Коновалова һәм башкалар мәктәп белән актив хезмәттәшлек итәләр.
Равилә Алим кызы Коновалова - ветераннар оешмасы рәисе, мәктәптә еш кунак. Ул укучыларга дәһшәтле авыр елларга туры килгән балачак турында сөйли; сугыш елларында, сугыштан соңгы чорда Сыркыды авылын яхшы хәтерли. Күп кенә авыл кешеләренең сугыштан бабалары, әтиләре, уллары кайтмый. Ә фронтовикларның күбесе яралылар һәм авырулар булып кайткан. Әмма кешеләр яшәгән, эшләгән, балалар үстергән.
Күптән түгел генә авылның иң өлкән кешесе, Ленинград блокадасында катнашкан И.И.Волчкова вафат булды. Балалар аңа өй эшләрендә еш булыша иделәр. Пелагея Ивановна 1920 нче елда туган. Ул укучылар белән очрашкач, Ленинград блокадасында яшь кызга кичерергә туры килгән ачлык һәм салкынлык турында сөйли торган иде. Авылда аны әле дә матур сүзләр белән искә алалар.
Сыркыды авылында Ленинград блокадасының тагын бер кешесе - Хафиз Мирзаҗан улы Хуҗин яши. Ул 1934 елның 22 февралендә Темник районы Сухово авылында туган. Ленинградка әти-әнисе, абыйсы һәм сеңеле белән бәхет эзләп киткән булалар. Аның гаиләсе Бөек Ватан сугышын Нева шәһәрендә каршылый. Авыр вакытларны кичерергә туры килә кечкенә балага. Блокада ачлыгы бүгенге көн кебек хәтеренә уелып калган; ул бит андагы хәлләрне кинодан карап, китаптан укып түгел, ә үзе күргән...
Авыр хәлләр була бу шәһәрдә. Әмма язмыш аларга да елмая; бәхет йолдызы астында туган ахрысы язма героебыз. Шулай, 1942нче елда Хафиз абыйны, братын һәм сеңелен Ладога күле аша шофер булып хезмәт иткән туган абыйсы чыгарган.
Хафиз Мирзаҗан улы бу уттан чыгып китә алса да, Ленинградны беркайчан оныта алмый. Мондый дәхшәтне онытып буламы соң!
Хафиз Мирзаҗан улы Хозин, армия сафында хезмәттән соң, яңадан Ленинградка кайта. Блокадник буларак анда ике бүлмәле квартир ала һәм шунда гомеренең күп өлешен яши. Олыгайган көнендә ул, Сыркыды авылы кешесе Айсылу Домышева белән бу авылга күчеп гомер итә. Хәзер укучылар белән очрашуларда, истәлекләрен яңартып, күргәннәре турында сөйли, халыкка тыныч күк йөзе һәм бәхет кенә тели.
Мәктәп укучылары авыллары картлары белән еш очраша; ветеранга өй эшләрен башкарырга булышалар, барлык бәйрәмнәрдә аларны җылы котлыйлар. Хөрмәтле якташ ветераннар турында иншалар, эзләнү-тикшерү эшләре язалар. Бүген мәктәптә хәрби-патриотик тәрбия алган ир-балаларга армия хезмәтендә дә бик булыша.

 

Наилә Насырова әзерләде