2020 ел Россия Президенты Указы белән Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Мордовиянең төрле почмакларында сәяси совет әгъзалары һәм депутатлар «Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап» акциясенә кушылдылар. Аның максаты - Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен Яңа ел һәм Җиңүнең 75 еллыгы белән котлау. Ул 2019нчы елның 23 декабрендә башланып 2020нче елның 19 январендә тәмамланды. «Бердәм РОССИЯ» партиясе актив әгъзалары, җирле башлангыч  бүлекләре секретарьлары Яңа ел алдыннан төрле районнарыбыз территорияләрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм анда катнашучыларны тәбрикләүләрен төгәл-ләүчеләр арасында Саранск шәһәр округы депутатлар Советы депутатлары, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле сәяси советы әгъзалары Ольга Марисова һәм Людмила Вдовина Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик иттеләр. 627нче номерлы беренчел бүлек членнары, башка ветераннар белән беррәттән, Рәуф Хәсән улы Богдановны да котладылар. Ветераннарга яңа ел бүләкләре тапшырылды. «Без халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларында башкарган батырлыкларын онытмаска, бу истәлекне бик кадерләп сакларга һәм аны үсеп килүче буынга тапшырырга тиеш. 2020 ел - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Ватаныбызга тыныч күк йөзе бүләк иткән кешеләрне истә тоту аеруча мөһим»,- дип очрашуда билгеләп үтте Ольга Марисова.
Ләмберә районында 6 ветеран һәм Бөек Ватан сугышы инвалиды яши. Алар арасында Черемиш авылыннан Шагидулла Сеннәтулла улы Сюбаев һәм Ләмберәдән Касыйм Садыйк улы Искандяров бар. Ләмберә партиячеләре 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры Касыйм Садыйк улы Искандяровны Яңа ел белән котладылар. Унҗиде яшьлек егет Бөек Ватан сугышына киткән. Курск сугышында катнашкан, берничә танк шартлаткан. «Батырлык өчен медаль» («Медаль за отвагу») белән бүләкләнгән. Якын дусларының үлемен, кеше хәсрәтен күрдем, ди ул аралашканда. Ветеран партиялеләргә күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. «Бөек Ватан сугышы ветераннары белән янәшә үткәрелгән минутлар бик кадерле!  Безнең тынычлыгыбыз өчен, безнең киләчәгебез өчен көрәшкән кешеләргә хөрмәт күрсәтү бик мөһим. Һәм без ветераннарга зур рәхмәт әйтәбез», - дип очрашуда билгеләп үтте Ләмберә авылы буенча 427/3 нче бүлек секретаре Лариса Каюм кызы Альмяшева.
Әйтеп китәргә кирәк, регионыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны көннән-көн кими бара. Мәсәлән, Мордовиянең иң зур районнарының берсе булган Зубово-Поляны районында барлыгы 11 ветеран яши, ә Кадошкино районында - алар өчәү. Аларның барысын да җирле җитәкчеләр, партия вәкилләре Яңа ел белән котлап бүләкләр тапшырдылар.
Торбеево районы да акциядә катнашты. Сургодь авылы җирлеге депутатлар Советы депутаты Фәрит Тахир улы Эртуганов белән бергә Торбеево районы башлыгы урынбасары Н.Н. Киров, «Халыкны социаль яклау» ГКУ директоры А.Н. Пайганов 25 декабрьдә үзенең 95 яшьлеген билгеләп үткән тыл хезмәтчәне Хәнифә Хөсәен кызы Рамаева янына бардылар. Балалары һәм оныклары каршында Хәнифә Хөсәен кызына Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Шулай ук Кадошкино авыл җирлеге сәяси советы әгъзалары һәм депутатлары да бу  акциясегә кушылдылар. Бүгенгә Кадошкино районында өч Бөек Ватан сугышы ветераны яши, дидек. Районның Латышовка авылындагы политсовет җитәкчесе Надия Байчурина һәм авыл ветераннар оешмасы рәисе Алия Кильмаева Бөек Ватан сугышы ветераннарының котлауларына кушылдылар. Алар сугыш ветераны Шамиль Хөсәен улы Емагулов белән Бөек Ватан сугышында вафат булган ветеранның тол хатыны Фяризә Әббубәкер кызы Кильмаеваны (ул быел 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте) Яңа ел бүләкләре һәм чәчәкләр белән котладылар.
Большая Поляна авылы мәктәбе директоры Светлана Наиль кызы Кильдеева белән авыл администрациясе җитәкчесе Наилә Хафиз кызы Долотказина вафат булган ветеранның тол хатыны Мәфтюха Әмин кызы Резаковада булдылар. Ул бераз авырса да, авылдашларын шатланып каршы алды.
Яңа ел алдыннан Ромоданово районы «Бердәм РОССИЯ» активистлары, депутатлар белән бергә,  Бөек Ватан сугышында катнашучы Айса Усман улы Рамазанов белән бергә Лидия Васильевна Созаеваны, Екатерина Семёновна Сергунинаны һәм Пётр Андреевич Головны котладылар.
Беренче январь көнне Алтар авылында яшәүче Сафия Хәмзә кызы Исхакованың 95 яшьлек юбилее белән район хакимияте, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы, Алтар авыл җирлеге вәкилләре котлады. Алар Сафия Хәмзә кызына РФ Президенты В.В.Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы С.В.Ведяшкин исеменнән бүләк тапшырдылар.
Героинябыз Алтар авылында туып-үскән, җидееллык мәктәпне дә шунда тәмамлаган. «Мәктәптән соң колхозга эшкә кердем. Мин хәтта иң авыр хезмәтемнән дә курыкмадым. Әмма, кызганычка каршы, тыныч тормыш озак дәвам итми. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башланды, иң каты һәм канкойгыч, - дип искә ала Сафия Хәмзә кызы. - Мине һәм тагын берничә авылдашымны сугыш вакытында урман кисәргә җибәрделәр. Урман кисү нигездә яшь кызлар һәм хатын-кызларның фидакарь хезмәте хисабына башкарылды. Без фронтка киткән квалификацияле урман кисүчеләрне алыштырдык. Мин иптәшләрем белән агач ботакларын кистем, аларны повозкаларга төядем. Бер елдан соң гына өйгә кайттык», - дип сөйләде Сафия Хәмзә кызы.
Сугыштан соң ул туган колхозына эшкә кайта. Тиздән Хафиз Ибраһим улы белән таныша; гаилә коралар. Аларның дүрт искиткеч балалары туа. Бу вакытта Сафия Хәмзә кызы, җиде елга якын, «Красный Узел» станциясенең тимер юлында эшли, ә аннары яңадан колхозга эшкә кайта. Безнең героебызның фотосы һәрвакыт Хезмәт ударнигы буларак Мактау тактасында булды. Эш дәверендә ул берничә тапкыр бүләкләр дә алды. Хәзер Сафия Хәмзиевнаның 8 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар, алар аның янына еш киләләр. Без аңа сәламәтлек һәм иминлек телибез.
Яңа елда Атюрьево, Ардатово, Атяшево, Дубенки, Инсар, Ичалки, Зубово-Поляны, Торбеево, Темников һәм башка районнарда Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котладылар. Шулай итеп, республикабызда яшәгән һәрбер ветеран игътибар үзәгендә булдылар.

 

Наилә Насырова