Россиядә мәгариф системасы яңа бас кычка чыгып эшли башлады. Шунлыктан мәгариф системасында үзгәрешләр дә бик еш булып тора, шул исәптән, Мордовиябездәге татар телен укытуда да. Яңа укыту стандартлары тормышка ашырыла, укытучыларның хезмәт хакы артты, яңа уку йортлары төзелде, белем бирү процессы да тулысынча мәгълүматлаштырылды.

 

Укытучылар өчен беренче көтелмәгән яңалык (уңайлары белән бергә) - татар теле һәм әдәбияты предметларын укытуга бирелгән сәгатьләр саны кыскару. Шуңа карамастан, педагогларыбыз тырышып белемнәрен камилләштерә, яңа укыту технологияләрен тормышка ашыра, татар телебезне һәм әдәбиятыбызны өйрәнү буенча укучыларыбызга белем бирә һәм яшь буынга  милли тәрбия орлыкларын чәчә; регион һәм регионара киңлегендә уңышларга ирешә. Мисалга Ләмберә районы Пензятка гомуми белем бирү мәктәбендә әле генә үткән укытучылар семинары эшен алырга була.
Үткән атнада бу мәктәпкә Ләмберә районы татар теле укытучылары 8нче сыйныфта Равза Мокаддәс кызы Юмаева  (икенче рәттә уңнан икенче) үткәргән татар теле дәресендә төрле милләт укучыларының татар теле программасын үзләштерүләре, педагогик технологияләрне нәтиҗәле куллану күнекмәләрен булдыруны күрделәр.  “Тәмамлык” темасын өйрәнгәндә актив укучылар арасында Руслан Карабдаев, быел татар әдәбияты буенча регионара олимпиада призеры Тимур Муртазин, Вова Куряев, Настя Михеева һәм башка укучылар иделәр. Равза Мокаддәс кызының эш тәҗрибәсен район укытучылары да кулланырлар дип ышанабыз.
Шул ук мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан укытучы Надия Мухаррям кызы Максутова (икенче рәттә сулдан икенче) 5, 6, 7нче сыйныф укучылары белән милли эчтәлекле һәм матур класстан тыш чара үткәрү тәҗрибәсен коллегалары белән уртаклашты.  
Мастер-классларны Равза Мокаддәс кызы белән Черемиш төп мәктәбе укытучысы Фазия Фәрит кызы Боярова  (беренче рәттә уңнан икенче) алып бардылар. Равза Мокаддәс кызы Юмаева милли орнамент белән күзлек һәм телефон савытларын укытучылар белән ясаса, Фазия Фәрит кызы  Боярова кагыйдәләргә нәтиҗә ясау технологиясе белән уртак лашты.
Телчеләр семинары нәтиҗәле узды. Туган телгә өйрәтү  укытучының  дәресләргә иҗади якын килүенә бәйле. Бүгенге аралашу кысаларында оештырылган дәреснең, класстан тыш чараның, мастер-классларның юнәлешен дә шуңа күрә алдынгы алымнарны күрсәтү максатыннан чыгып сайлаганнар. Семинарда укытучылар булган проблемаларны уртага салып сөйләште, кимчелекләрне барлап, казанышларны үрнәк итеп куйды, файдалы күрсәтмәләр алды, тәҗрибә туплады.

Наилә НАСЫРОВА