Төрле газета битләрендә (Атюрьево, Саранск, Темниково һәм башкаларында) авылларда яшәүче балаларны, хәтта олылырны да даими рәвештә сукбай этләр куркыта, дип хәбәрлиләр. Аларны кем күзәтергә тиеш соң?

Ни өчен хайваннар хуҗасыз? Кагыйдә буларак, эт балалары һәм мәчеләр ташлана. Йорт хайваннарыннан аларның “яраксызлыгы” аркасында да арыналар. Тик кешеләрнең каты мөгамәләсе нәтиҗәсендә урамнарда яңадан-яңа койрыклы сукбайлар пәйда булуы күңелләрне рәнҗетә. Без барыбыз да авыл халкы, уңайлы һәм имин яшәргә телибез. Әмма сукбай хайваннарга каршы көрәш проблемасы бик четерекле һәм төрле. Халык арасында сукбай этләргә каршы кискен көрәш чараларының ачык битарафлары да, әлеге дүрт аяклы дусларны яклаучылары да бар. Һәр якның да үз дөреслеге, бәхәссез дәлилләре бар.
Сукбай этләр һәр торак пунктта диярлек бар. Хуҗасыз этләр урамнарда һәм паркларда халыкка юл бирми куркыталар. Еш кына өлкәннәр генә түгел, балалар да урам җыелмаларының һөҗүменә дучар ителә (хуҗасыз этләр Темниковта бер баланың курткасын ерткалаганнар), ә бала курыккач, кайчагында, гомер буена кала. Тешләү очраклары да сирәк күренеш түгел. Әгәр берни дә кабул итмәсәң, сукбай этләр артачак һәм үтеп баручыларны талауларын дәвам итәчәкләр. Шуңа күрә якын арада районнарда сукбай хайваннарны тоту буенча акция үткәреләчәк.
Без тагын бер кат халыкка мөрәҗәгать итәбез: проблема, нигездә, терлекләрдә түгел, ә бездә, кешеләрдә бит. “Безнең кечкенә туганнарыбызны” урамга чыгарудан туктагач кына, бу күренеш белән мәңгегә хушлашырга була. Сукбай этләр безгә күктән төшмәде бит.
Белгәнебезчә, күп еллар элек Көнбатыш Европа һәм АКШ илләрендә закон тарафыннан йорт хайваннарын мәҗбүри чиплау практикасына кертелде. Әгәр аның йорт хайваны урамда икән, аның хуҗасының координатларын бик тиз билгеләргә була, ветеринария полициясе моны катгый күзәтә һәм гаеплеләрне зур штраф белән җәзалый. Соңыннан язылган хакыйкатьне тагын бер кат искә төшереп үтәсе килә: “Без ияләштергәннәр өчен җаваплы”. Өйгә яки ишегалдына хайван алырга уйласагыз, керткәнче йөз тапкыр чамалагыз. Чөнки сез аны вакытка гына түгел, ә бөтен гомеренә аласыз, ә бу 10 ел һәм аннан да күбрәк булырга мөмкин. Аларны ашатырга, дәваларга, яратырга кирәк булачак.

Наилә Насырова