Кырык меңләп һөнәр бар җир йөзендә, шуларның 6 меңе - иң мөһиме. Мөһимнәр арасында пешекче профессиясе дә тора. Җир шарының бер генә почмагында да пешекче хезмәте кулланылмаган урын юк. Миллионлаган кешеләрнең хезмәте, ялы, сәламәтлеге тулысынча ашханә, кафе, ресторан, кибет кулинарияләренең эшләвенә бәйле. Пешекчеләр җәмгыятьтә дә хөрмәт казандылар.

Официант хезмәте авырлыгы буенча шахтердан кала икенче урында. Әлеге һөнәр ияләре бераз гына психолог, актер, табиб, дипломат та булырга тиеш. Пешекченең хезмәте сынчы, рәссам хезмәтенә тиң. Алар кызыл балчык, гипс, мәрмәр белән эшләсә, пешекче он, ит, тәмләткечләр һ.б. белән иҗат итә.
Дамир Рафит улы Габдрахманов ашлар пешерергә кечкенәдән ук бик тә яраткан һәм үзенә профессия буларак та сайлаган. Мәктәптә урта белемне алгач, Саранск кооператив техникумында «общественное питание» бүлегендә белем ала. Сәләтле бала бер урында тукталып калырга яратмый – югары белем алырга кирәк була аңа. Мордовский институт кооперациянең товаровед бүлеген тәмамлый. Саранск шәһәрендә ачык кухнялы ит рестораны гриль-барында хезмәт юлын башлап җибәрә. Егет кешенең хәрби бурычын да үтәсе бар бит: Костромада ВДВ рәтләрендә хезмәт итеп кайткач та шул ук гриль-барына эшкә чакыралар Дамирны. Тиешле тәрбия һәм белем биргән әти-әнисенә, тормышны өйрәткән әбисе Әминә белән бабакае Әхмәткә чиксез рәхмәтле Дамир Рафитовичыбыз. Бүген ул, тормыш иптәше белән бергә, Самир исемле улларына тиешле тәрбия бирер өчен бөтен тырышлыкларын куялар.
Хезмәтенә киләндә, бүген бу һөнәрне сайлаганына сөенеп бетә алмый язма героебыз. Тамак та тук, акча да бар. Аның  пешергән ризыкларыннан без дә  авыз иттек. Грильдә ит бик тә тәмле пешерә. Кызлар пешергән ризыкка фәрештә – бер канатын, ирләр әзерләгән сыйга ике канатын да тыга, диләр. Чынлап та, алар әзерләгән ризыкның тәме бөтенләй  башка кебек. Әллә сирәк ир пешекче булганга шулай тоела инде. Чынлап бик тә тәмле. Эшләгән урынында әйбәт коллектив – уңышның төп сәбәбе шунда да дип уйларга урын бар. Ул аралашканда: “Бездә теләсә нинди эш почетта, әмма бүген минем һөнәрем бик тә модада. Кабаттан һөнәр сайларга туры килсә, һичшиксез, шул ук юлдан атлар идем. Тик шунысы гына бераз уңайсыз: бәйрәмнәрдә ял эләкми.
Борынгы бабаларыбыз итне бары тик утка гына пешергәннәр. Һәм бүгенге көнгә кадәр мондый ысулны әзерләү иң диетик һәм файдалы санала. Грильдә ит майсыз кыздырыла, шул ук вакытта ул гаҗәеп учак исен үзенә сеңдерә, бөтен витаминнарны саклый, һәрвакыт йомшак һәм сусыл килеп чыга, артык май китә; тәмле аш барлыкка килә. Грильдә әзерләнгән итне яратмаган кешене табу авырдыр, мөгаен. Бу - шашлык та, люля-кебаб та, сарыктан пешерелгән ребрышкалары да. Грильдә итне файдалы, тәмле һәм хуш исле әзерләүнең серләре бар. Кайбер нечкәлекләрне белү иң тәмле ит ризыкларын әзерләргә мөмкинлек бирәчәк. Грильдә кош ите, сыер ите, сарык ите, бавыр, тел кебек бөтенләй башка итеп әзерләргә була. Грильдә әзерләү өчен сыер итен сатып алганда вырезка, огузок, бавыр, ботның аскы өлешен алырга кирәк. Бозау караудан пашинасы белән ошееклары туры килә, ә сарык итеннән арка, кабыргалар, ошеегын алу яхшырак. Өй кошлары, шулай ук, гриль өчен бик яхшы туры килә. Аны шампур, күмер, рәшәткә яки вертелда әзерләргә була. Гриль өчен иң яхшы майлы ит. Нәкъ менә шуңа күрә ашамлык сусыл килеп чыга. Итнең коры сортларын фольгага яки май белән майлап пешерергә кирәк. Грильдә итне ничек кыздыру турында сөйләгәндә, аның алдан махсус эретмәдә мариналашуы турында искәртергә кирәк. Маринад өчен нигез сыйфатында сыра, коньяк, коры шәраб, әфлисун яки гранат согы, оливка мае, серкә, соя соусы, горчица кулланалар. Табаско соусы, кефир, киви кисәкләре, лимон согы, майонез, кетчуп, каймак пикантлык бирәчәк. Шулай ук маринадка хуш исле үләннәр, тәмләткечләр, суган һәм сарымсак өстим. Юка ит, тимьян, лавр бите, борыч, розмарин, базилик, карри һәм шалфей ароматлары нәкъ менә грильдә әзерләнгән итнең тәмен бик яхшы төскә китерәчәк. Кечкенә генә сер бар - маринадка тоз салырга кирәкми.
Әзерләү рецептлары төрле. Итне тәмле һәм сусыл килеп чыксын өчен дөрес яндырырга да кирәк. Рәшәткәне алдан үсемлек мае белән майларга онытмагыз. Рәшәткә рәсеме белән бизәлгән грильдә ит бик нәтиҗәле күренә. Аңа сок бирү өчен кисәкләргә атланмай куярга була. Әзер ризыкны яшелчә, яшел тәмләткечләр, сыр, гөмбә һәм яшел тәмләткечләр белән бирәләр. Ит тәмен барбекю өчен махсус соуслар белән көчәйтергә мөмкин. Шул чакта сезгә мичтән әле генә пешеп чыккан тәмле һәм хуш исле ашамлыкны хәтерләтер, дип кайбер итне грильдә пешерү нечкәлекләре белән уртаклашты Дамир Рафит улы Габдрахманов.

Наилә Насырова