Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!  Аның күзләре шундый ягымлы һәм мөлаем. Әйтерсең бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез!

Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллар, мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала, ә балам дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы. Ә авырсаң төннәр буе яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле! Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше! Әбиләребез дә бит әниләребезнең әнисе; аларны кадер-хөрмәттә тоту тагы да кыйммәтле. Шулай, Кадошкино районы Большие Поляны авылы мәктәбендә истәлекле даталар белән хезмәт һәм сугыш ветераннарын котлау традициясе булдырганнар. Быел 8нче мартта Светлана Шамиль кызы Абаева, Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева, Альфия Юнир кызы Капкаева, укучылары - Дарина Кильдеева, Ратмир Долотказин, Владимир Курмаев, Диана белән Диляра Долотказиналар, Самира Ахметова, Екатерина Абаева белән бергә авыл ветераннарын, хезмәт ветераны булган укытучыларын котлап бер өйдән икенчесенә күчә-күчә котлап, җылы сүзләр язылган открыткалар да тапшырып йөргәннәр. Балалар авызыннан чыккан искиткеч матур сүзләрне ишетеп, һәркемнең күңел кыллары тибрәнгән.
- Онытмагансыз! Котлавыгыз өчен зур рәхмәт! Матур сүзләрегездән күңелләр йомшарды, яхшы сүз – җан азыгы дип юкка гына халык әйтмәгән, - укучыларның котлавына каршы ди хезмәт ветераны Рафия Исхак кызы Ханикова.
Тормышта да һәркөнне шундый ягымлы, матур сүзләрне ишетеп яшәсеннәр иде безнең әниләр, әбиләр! Чөнки алар һәрберсе хөрмәткә лаек!

Н.ХӘЛИЛ