Тыныч кышкы көн. Агачлар карлы тузанда коена. Без тыл хезмәтчәне Наилә Касыйм кызы Талдытова белән әңгәмә корабыз. Ул үзенең хикәясен күз яшьләреннән башлады. Хәтта табигать үзе дә тынычланды һәм безне җитди сөйләшүгә рухландырды. Кояш нурлары гаилә альбомын яктырта.

Архив материалын сак кына яңартам. Менә ул батырлар бите – гаилә тарихында сугыш: “Сәйдәфаровлар гаиләсе (Талдытовлар) фронтта һәм тылда”. Бу гаилә тарихы - ул сугыш һәм сугыштан соңгы елларда ил елъязмасы. Ә төп герой - Халимә Мөхәммәтҗан кызы Талдытова (Сяйдяфарова).
Быел, 2020 елның 4 январында, аңа 90 яшь тулды. Ә 6 февральдә хезмәт батырлыгы өчен “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел” юбилей медале тапшырылды. Берничә көннән бөек хезмәт кешесенең йөрәге сугудан туктады. Халимә Мөхәммәтҗан кызы 9 майга кадәр яши алмады. Ул - сугыш авырлыкларын кичергән буын вәкиле. Халимә Мөхәммәтҗан кызының катлаулы язмышы турында газета укучыларына сөйләргә телим.
Балачак. Сугыш...
Халимә Мөхәммәтҗан кызы 1930 елның 4 январында Мордовия АССРның Яндовище авылындагы гаиләдә дүртенче бала булып туа. Сугыш белән урланган балачак. 1941 елның 4 июнендә бәхетсезлектән әнисе Мәрзыя Абдуллазиз кызы вафат була. Алты бала анасыз кала. Дөньяда иң якын кеше - әнине югалтудан да зур кайгы булмый дияр идем, әмма тагын бер зур бәла - сугыш һәр йортка бәреп керә шул вакыт. Әтисе Мөхәммәтҗан Якуб улын 1941 елда фронтка алалар. Туган илебезне якларга өч улы: Исмаил, Исхак һәм Ибрагим китә.
Исмаиллары 1920 елда туган. Большие Поляны җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Ульян татар педучилищесына укырга керә. Аннары Ульяновск педагогия институтында укый. Талантлы студентны педагогия институтында укытучы булып эшләргә калдыралар. 1940 елда армиягә алына. Әмма сугыш яшь педагогның барлык планнарын сызып ташлый. Өлкән лейтенант исемендәге Исмаил Мөхәммәтҗан улы 1942 елның февралендә Ленинградны сак лаганда һәлак була. Ленинград өлкәсенең Ломоносов районы Петровский авылында җирләнгән.
Ә 1922 елда туган икенче улы Исхак, 1942 елда фронтка алына. Чаңгы отряды командиры буларак, Николаевск шәһәрен дошманнан саклый. 1943 елның кырыс январында Яндовище авылына куркыныч өчпочмак килеп төшә. Күмелгән урыны - хутор Аррогин, Багаевский район, Ростов өлкәсе.
Өченче улы Ибрагим (1925 елгы) 1942 елга кадәр Инсар шәһәреннән атта почта ташый, ә язгы чәчү вакытында - ашлык. Аннары унҗиде яшьлек егет сугышка китә. Ул сеңлесе Халимәгә һәм энесенә хатлар яза. Әмма 1944 елның февраленнән хәбәрсез  югалган солдат була. Шулай итеп гаиләдә балалар үзләре генә кала.
Халимәгә 1941 елда 11 яшь була. Ә 1942 елдан ул гаиләдә өлкән хуҗа булып кала. Аның канаты астында ике энесе: Халилга - 9 яшь, Равилга 6 яшь кенә була. Без сугыш елларында әниләрнең балалар белән ялгыз калганын еш ишетәбез һәм укыйбыз. Ә бу очрак үзенчәлекле. Унике яшьлек Халимәнең җилкәсенә зур җаваплылык – балаларны тәрбияләү төшә. Кыз иртәдән кичкә кадәр зарланмый эшли. Ә кемгә зарланырга?.. Колхозга булдыра алганча булыша, өй хуҗалыгы алып бара шул вакыт. Сарыклар, сыер асраган. Ә сыер гаиләдә туендыручы булган. Урак белән печән урган, коедан су ташыган, мич ягып аш пешергән. Буе мичкә дә җитмәгән бит шул вакыт. Кечкенә Халимә үзе эскәмиягә баскан, аннары гына урындыктагы утынны учакка (мичкә) ташлаган. Халимә Мөхәммәтҗан кызының гаилә архивыннан хатирәләре: “Бервакыт мин колхоздан, Инсар урманыннан утын алып килү өчен, ат яздырып алдым. Без энем белән утынны кучага өйдек, ә ат бу йөкне тарта алмады, чөнки ул үзе дә көчсез. Төнлә без алдан, ә атыбыз безнең арттан кайтты. Яндовище авылына кадәр шулай бардык. Икенче көнне икенче ат сорадык. Утыныбызны кучадан алып кайттык. Тик бу эзсез үтмәде. Бронхит белән авырдым, чак кына вафат булмадым. Ул вакытта дару юк иде. Үләннәр белән күрше әбием, Нәфисә Сабир кызы Баторшина коткарды. Барысына да авыр булды, әмма кешеләр бирешмәде. Ярдәмләшеп яшәдек”.
Совет кешеләре тылда тиңдәшсез батырлык кылдылар. Халимә Мөхәммәтҗан кызы хезмәт фронтының чын батыры. Барысын да намус белән үткәрде. Гаиләдә әтисе һәм абыйлары Ибрагимны көткәннәр. Ибрагим исән дип өметләнгәннәр. 1945 елның көтеп алынган Җиңү мае килеп җитә; Бөек Ватан сугышыннан яраланган, авырган әтиләре генә кайткан. Ул, сугыштан соң озак еллар фермада каравылчы булып эшләгән.
Сугыштан соңгы тормыш
1953 ел... Халимәнең язмышын үзгәрткән ел. Ул бөдрә чәчле, буйлы-сынлы күрше Латышовка авылы егетенә, Касыйм Усман улы Талдытовка кияүгә чыга. Алар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр: Наиль, Наилә, Нурия, Зариф. Хезмәт сөючән, лаеклы гражданнар.
Халимә Мөхәммәтҗан кызының тормышы җайга салына башлый. Ире Латышовка авылында тегермәнче һәм электрчы булып эшли. Ул елларда аның белән бергә электрчылар Чукмарев Хәмзә Ибраһим улы һәм Салехов Хөсәен Умәр улы да намус белән хезмәт итәләр. Сменалап эшләгәннәр. Ә Хәлимә Мөхәммәтҗан кызы, Горбунова Хафиза Хәмзә кызы белән бергә, иренә фуражга ашлык сугарга булышканнар. Электр энергиясен экономияләү максатыннан, төнлә дә эшләргә туры килгән. Ул елларда “Ленинча” колхозында (соңрак “Ленин юлы”) 3000әр баш терлек асрыйлар һәм һәр ишегалдында үз сыерлары да була. Төннәрен Халимә апа, кызлары Наилә һәм Нурия белән, тишек фураж капчыкларын ямый.
Аның тормышында борылышлар күп була һәм һәрвакыт беренче урынга гаиләсен һәм хезмәтне куя. Алтын куллы дип әйтә халык андыйлар турында: күлмәк, костюмнар тегә, оекбашлар, бияләйләр һәм хәтта ковриклар бәйли. Халимә Мөхәммәтҗан кызы колхозда бозау караучы да, повар да булып эшли. Сигез ел ире белән кырда, чәчү чәчкәндә һәм урып-җыю чорында, тәмле аш пешерәләр. Тормыш иптәше Касыйм Усман улы вафатыннан соң (ул иртә үлә), Халимә Мөхәммәтҗан кызы 80 яшькә кадәр үз йортында ялгызы яши. Аның балалары көн саен диярлек килеп торганнар. Ул еш кына мондый шатлыклы сүзләрне кабатларга яратты: “Аллаһ миңа озын гомер, авырлыклар һәм сабырлык бирде; кардәшләрем, ирем, улым өчен гомер бирде. Күп намаз укыдым, мәчеткә йөрдем һәм васыятем түбәндә: җирдә тынычлыкны саклагыз!”
Соңгы ун елда ул кызы Наиләдә, кияве Камиль Касыйм улы, оныклары Рафик, Руслан белән яши. Аңа уллары Зариф һәм хатыны Әлфия, Наиль (ул 59 яшендә вафат була ) хатыны Динә белән булышалар. Кызы Нурия дә Санкт - Петербургтан әнисе янына еш килеп торды. Ә оныклары аны ничек яраттылар, хөрмәт иттеләр! Алар - 10, ә оныкчыклары 14 аның.
Халимә Мөхәммәтҗан кызы һәрвакыт игелеклелек, намуслылык, чынлыклылык, хезмәт сөючәнлек эталоны булды. Ә аның кешеләргә булган чиксез мәхәббәте, ныклыгы, тыңлый белүе һәм ярдәм итә белүе һәркемне шаккатырды. Әйе, минем өчен кайгыртучан әни, хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, тыйнак кеше, яраткан әби, чын патриот турында язу бик күңелле булды. Халимә Мөхәммәтҗан кызының ачы язмышы күңелемне тирбәндерде. Сәйдәфаровлар гаиләсенең фронттагы һәм тылдагы батырлыгы мәңге хәтердә. Сугыш Халимәнең, аның кече энесе Халил (вафат булган) һәм Свердловск өлкәсендәге Первоуральск шәһәрендә яшәгән Равилның күңелләрендә тирән эз калдырды.
Заманнарны
тоташтырган җеп
Мин героемның балалары, оныклары һәм оныкчыклары бу очеркны дәвам итәр дип ышанам. Үз балаларына тапшырачаклар. Гаилә альбомының яңа битләрен ачачаклар. Хәбәрсез югалган солдат Ибрагим Мөхәммәтҗан улының язмышы да билгеле булачак. Һәм, әлбәттә, сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре турында мөмкин кадәр ешрак сөйләргә кирәк.
Шунысы куанычлы, кече Ватанында, Инсар районының Яндовище авылында да Сәйдәфаровларның (Сяйдяфаровлар) әтисе һәм абыйлары турындагы истәлекләрне кадерләп саклыйлар. Заманында мәктәп укытучылары алар турында бай фотоматериал тупладылар. Ә мәктәп ябылу белән сугыш елъязмасын мәдәният учреждениеләре, авыл җирлеге хакимияте хезмәткәрләре алып бара. Яңа буын үз герой - якташларын белергә тиеш... Мондый кешеләрне һәм вакыйгаларны онытырга хакыбыз юк. Әйе, фильмнар ясарга, китап лар язарга, туган як фронтының һәм тылының батырлары турында, туганнарын чакырып, Батырлык дәресләре үткәрергә кирәк. Ә Җиңү дәресендә мин очеркымның герое турында сөйләрмен. Халимә Мөхәммәтҗан кызы - чын ватанпәрвәрлек, ныклык, югары әхлаклылык үрнәге. Бу - какшамас ихтыярлы кеше.

 

 

 

 

Фәризә КИСЕЛЕВА,
РСФСР халык мәгарифе отличнигы