Хөрмәтле Россия Федерациясендәге татар милләттәшләрем!
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинга Казан шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исем бирү турында мөрәҗәгать белән чыкты.
«Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме Бөек Ватан сугышында Җиңүгә саллы өлеш керткән, хәрби һәм башка көнкүреш продукциясен өзлексез җитештергән шәһәрләргә бирелә. Казан исә бар яклап мондый югары дәрәҗәгә лаек шәһәр.
Хөрмәтле милләттәшләр! Сездән 1 июльгә кадәр https://za.kzn.ru// сылтамасы аша кереп Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен хуплап үз төбәкләрегездә тавыш бирүне оештыруны сорыйбыз.
Олы ихтирам белән


Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыев