Мордовия мәктәпләрен тә- мамлаучыларның барысы да аттестатлар алды инде. 9нчы сыйныф укучылары өчен бу уку елы тәмамланды, алар өчен имтиханнар (ОГЭ) быел гамәлдән чыгарылды. Югары уку йортларына керергә җыенмаган унберенче сыйныф укучыларына да ЕГЭ (БДИ - бердәм дәүләт имтиханы) тапшырырга кирәкми. Аттестатка билгеләр бер ел эчендә йомгаклау бәяләре нигезендә куелган, - дигән мәгълумат белән Мордовия Правительствосы Председа- теле заместителе, Дәүләт заменацион комиссия председателе Галина Алексеевна Лотванова пресс-конференциядә уртаклашты. Шулай ук бу конференциядә Мордовия мәгариф министры Галина Анатольевна Явкина Мордовиядә төрле уку предметлары буенча ЕГЭ үткәрү тәртибе турында корреспондентларга сөйләде һәм сорауларга җавапларны ишеттерде. - Быел Мордовия мәктәпләрендә 3305 унберенче сыйныф укучысы. Аларның бары унбере генә ЕГЭ тапшырырга җыенмый, ягъни вузга укырга керергә планлаштырмый. ЕГЭда катнашырга теләп  барлыгы 3294 гариза бирелде. Техникум һәм көллиятләрне тәмамлаган 62 укучы ЕГЭ тапшырачак – алар югары белем алырга ниятли. Өстәвенә, 148 кеше - узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар арасыннан. КИМнар үткән елдангыларыннан аерылмый - идентичны; алдагы еллардагы технологияләр буенча үт- кәреләчәк.
Мордовиядә ЕГЭ үткәрү буенча 22 пункт һәм өйдә тагын 9 пункт эшләячәк. Имтиханнарны үткәрүнең төп вакыты  - 3 июльдән 25 июльгә кадәр. Өстәмә   - 3 августтан 8 августка кадәр. Август көннәрендә имтиханнарны нигезле сәбәпләр аркасында документаль раслаулары булган кешеләр тапшыра ала. Мәсәлән, авыру буенча. Яки әгәр сайланган предметлар бер көнгә туры килә. Ә менә быел ЕГЭны яңадан тапшыру рөхсәт ителми. Әгәр укучы минималь балл җыймаса, ул яңадан имтиханга киләсе елда гына килә алачак, - ди Галина Алексеевна пресс-конференциядә.
Унберенче сыйныф укучыларының беренче ЕГЭлары 3 июльдә узачак - бу көнне алар география, әдәбият һәм информатиканы тапшырачак, әмма өлкәннәр өчен имтиханнар иртәрәк башланачак. Инде 23 июнь - беренче тренировка көне, аның барышында информатика буенча имтихан үткәрү технологиясе эшләнә. Барлык 22 пункт ачылыр. Тренировка имтиханында оештыручылар, ГЭК әгъзалары, пункт җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнаша. Мондый тренировкалар гадәттә яз башын уза, әмма быел аларны үткәрү мөмкин түгел иде, дип тә ишеттерделәр чыгыш ясаучылар.
ЕГЭ үткәрү пунктларында җәмәгать күзәтүчеләре гадәттәгедән азрак булачак – бер пунктта 2 кеше. Әмма онлайн-күзәтүчеләрнең киң даирәсе җәлеп ителәчәк, аларның эшен видеокүзәтү белән тәэмин итәчәкләр. Төбәк мәгълүмат Үзәгендә имтихан барышын 45 кеше күзәтеп торачак; аларның 35е турыдан-туры Үзәктә урнашачак, 10 оператор дистанцион режимда эшләячәк.
- Әйтеп китәргә кирәк, быел унберенче сыйныф укучыларын көтә торган имтиханнарда санитар нормаларны үтәүгә аерым игътибар бирелә. Нәкъ менә шуңа күрә рус теле буенча иң күп бала тапшыра торган имтиханны ике көн: 6 һәм 7 июльдә үткәрү турында Карар кабул ителде, дип ишеттерде мәгариф министры. - Югыйсә чыгарылыш сыйныф укучыларын аудиторияләргә урнаштыру буенча тәкъдимнәрнең үтәлешен тәэмин итү мөмкин түгел. Таләпләрнең берсе - 1,5 метрдан да ким булмаган күләмдә социаль дистанцияне үтәү.
Башта бер көнгә куелган химия һәм җәмгыять белеме (обществознание) буенча имтиханнар Мордовиядә аерым узачак, чөнки аларны бик күп чыгарылыш сыйныф укучылары сайлаган. Җәмгыять белеме буенча ЕГЭ -16 июльдә, ә химия буенча - 24 июльдә үтәчәк.
Барлык оештыручылар имтиханда шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителәчәк: битлекләр, перчаткалар, дезинфекция чаралары сатып алынган. Имтихан тапшыру өчен җәлеп ителгән 294 аудиториянең һәркайсында һаваны зарарсызландыручы рециркуляторлар урнаштырылачак. Имтиханга кадәр һәм аннан соң барлык коридорлар, рекреация, бәдрәф бүлмәләре дезинфекция чаралары белән эшкәртеләчәк. Бинага кергәндә барысына да кулларны эшкәртү үткәреләчәк. Әмма укучыларга битлек һәм перчаткалар кию кирәкми.
Әйтеп китәргә кирәк, Бөтенроссия «Чыгарылыш кичәсе» онлайн 27 июньдә узачак. Мәгариф министрлыгы мәктәпне тәмамлаучыларга багышланган бәйрәм чараларын 27 июнь көнне билгеләде. Мондый чаралар арасында - бөтен төбәкләрне үз эченә алган гомумфедераль «Чыгарылыш кичәсе», аның программасы ел саен үткәрелә торган «Ал җилкән» фестивале дә булачак.

Наилә НАСЫРОВА