Җылылык челтәрләре – һәрбер шәһәрнең зур коммуналь хуҗалыгының мөһим звеносы. Күп фатирлы йортларда яшәү сыйфаты, җылылык энергиясе җитештерү җайга салынуга бәйле. Моның өчен предприятие челтәрләрен экс- плуатацияләү чорында тәүлек буе казаннар эшен контрольдә тотучы приборлар параметрларын күзәтәләр, ә җәй көне аларны планлы ремонтлыйлар һәм җайга салу буенча төрле хезмәт күрсәтәләр. Югыйсә, аварияләр һәм җылылык югалтулары котылгысыз булачак. Саранск буенча узган ягу сезонында төрле аварияләр булды. Мәсәлән, Химмашта кайнар су трубалары эштән чыгу сәбәпле, йортларда халык җылысыз калган иде. Ә Темниково шәһәрендә киресенчә: «Узган ягып җылыту сезонын без үзәк котельныйның эшен туктатмыйча үткәрдек, - дип сөйли предприятие директоры Д.И.Пеняшкин. - Темниклылар бер сәгатькә дә кыйммәтле җылысыз калмады. Чөнки салкын һәм уңайсыз булса - шунда ук проблема, ә барысы да әйбәт булганда, димәк, шулай булырга тиеш. Алга таба да шулай дәвам итсен өчен, без «чаналарны җәен әзерлибез», ягъни планлы ремонтка керештек. - Елдан-ел магистраль һәм бүлү торбаларыннан, приборлар һәм котельный станцияләреннән торган хуҗалык биредә идеаль тәртиптә тора. Узган ел моны безнең республикабыз Хөкүмәте Рәисе - Председатель Правительства В.Ф.Сушков та районга рәсми визиты вакытында билгеләп үтте. Предприятиегә ул Мордовия торак-коммуналь хуҗалык министры И.А.Чадов белән бергә инспекция белән булды. Хәзер Гагарин урамындагы челтәрләрне ремонтлыйбыз, - дип дәвам итә Дмитрий Иванович. - Бу - иң зур магистраль җаваплыларның берсе».
Җир астындагы торбаларны алыштыру турында сөйләргә генә җиңел. Чынлыкта исә, экскаваторчы җылылык трассасы үткән траншеяны казый, слесарьлар торбалар җәелгән тимер-бетон лотокны ача, эретеп ябыштыручы системаның «ышанычсыз» участогын кисә. Барлык эшләрне дә инженер хезмәте контроле астында эшләнә, ул соңыннан җитәкчеләргә башкарылган эшләрнең сыйфаты өчен җавап бирә.
Алдагы эш планнарына килгәндә, челтәрләрне опрессовкалау әле тәмам- ланмаган. Җылыту сезоны нәтиҗәле булыр; салкыннар башлану белән фатирларында җылы һәм уңайлы шартлар тудырылыр. Саранск җылылык инфраструктурасын ремонтлау һәм ре- конструкцияләү эшләрен дәвам итә. 2020 елда барлык төбәкләрдә 423 километр җылылык челтәрен алыштырырга планлаштыра, ди ви- деоэлемтә буенча матбугат конференциясе барышында «Т Плюс» генераль директоры Андрей Вагнер. - Бу күрсәткеч узган еллардагыга караганда берничә тапкыр күбрәк булмаса да, һәр километр мөһим», - дип билгеләп үтте ул.- Узган ел белән чагыштырганда, җылылык чел- тәрләрен ремонтлау һәм реконструкцияләүгә чыгымнар 22%ка артачак. Бу максатларга 15 млрд. сумнан артык акча каралган. Якынча шундый ук күләмдә инвестицияләр генерациягә биреләчәк.
Мордовиядә җылыту сезонына әзерлек өчен 780 млн сум акча тотылачак, дип сөйләде «Т Плюс» җәмгыятьчелегенең Мордовия филиалы директоры Андрей Ванин. «Әлеге ремонт кампаниясе өчен материаллар сатып алынган. Барлык эш төрләренә дә подрядчылар табылган, - дип хәбәр итте Андрей Ванин.- Быел Саранскта 18 километр җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләре сузылачак. Севастопольская урамында юл астында җәелгән инде. Анда эшләрнең калган өлеше планлы рәвештә кайнар суны туктатып тору вакытында башкарылачак. Җылылык челтәрләреннән тыш, генерацияләү җайланмаларын да тәр- типкә китерергә кирәк. Ике градирны ремонтлау өчен генә дә 70 млн. сумга якын акча тотылачак. Шулай ук котельналарга ремонт ясалачак, станциядә эшләр, бер турбина һәм ике энергетика казаннары реконструкцияләнәчәк».
Шуңа да кышын - арба, җәен - чана әзерлибез.


Наилә НАСЫРОВА