Быел җиләк күп. Яз азагында тау битләре ап-ак чәчәккә күмелгәч үк өмет уяткан иде инде ул. Чәчәкләренә һәм бөреләренә караганда, әле алга таба бер айлап җыячакбыз без бу җиләкне. Бакчадагы виктория, каен җиләге белән бергә урман-кырлардагысын җыябыз. Җиләкне үрмәләп тә, аунап та, ятып та җыя халык. Бу бит үзенә күрә бер рәхәтлек. – Җиләк җыеп, өй салып яки машина алып буламы? – дип кызыксындым.
– Аның кадәр үк зурдан кубып булмый. Әмма бик тырышсаң, көнгә 5-6 мең сумлык табыш алырга мөмкин. Күп дигәндә, 10 меңлек саткан бар. Заказлар күп, җыеп кына өлгер. Кем алдан сорый, беренче чиләк шуңа эләгә. Элек юл буена чыгып сатсак, хәзер өйгә килеп алалар, – дип сөйләгән Татарстанның Балык Бистәсендәге Казаклар авылында яшәүче Сәрия Шәрәфиева “Матбугат” корреспондентына.
Мордовиядә дә җиләк сатып байтак мал табулары турында Саранскның Светотехстрой районы базарында сөйләделәр, фамилияләрен әйтергә теләмәсәләр дә. Ялкауланма гына, диләр.
Былтыр каен, җир җиләге аз булса, быел шулкадәр күп икән. Аны ерактан эзләп тә йөрисе түгел, тик юл яннары поляналарга гына күз салырга ярамый. Урманнарның чистарак, кырларның юлдан ераграгында алар татлы да, файдалы да.
Кырларда зур-зур поляна тапкач, менә ичмасам җиләккә туясың! Көнгә хәтта икешәр тапкыр барып, 20шәр литр җыеп кайтучылар бар. Ә Ләмберә районы “Пензятка авылы клубы” “Республикабыз халкы иҗат Йорты” белән Bkontakte социаль челтәрендә оештырылган флешмобта менә шулай актив катнашалар. Фотода (сулдан уңга) – Эльвира Касим кызы Монасыпова, Алина Наиль кызы Бикмаева, Юлия Ринат кызы Ашрятова. Эх, булдырганнар да инде чибәркәйләр! Чиләкләре мөлдерәмә тулы; фотодан ук эре, өлгереп пешкән җиләкнең хуш исен тоярга була...
Рузаевка районы Татар Пешләсендә урман яны кырларына җиләккә еш йөриләр. Сания ханым Саляева: “Мин таудагы җиләклеккә кичке сәгать 5тә менәм дә 7гә кадәр биш литрлы чиләгемне хуш исле җир җиләге белән тутырып алып кайтам”, - дип кичә генә әйтте аралашканда.
Көндәшлек дигән нәр- сәне дә белми авыл халкы. Әйдә, бергә җиләк җыеп кайтабыз дип, тирә-күршеләрен, туган-тумачаларын, дусларын шәһәрдән кунакка чакыралар авылдагылар. Сатарга да, ашарга да җитә. Җәй тик ятмасаң, кыш буе җиләк ашыйсың. Кышка төеп тә куялар, кайнатмасын да ясыйлар икән. Шул базар апаларының берсе рецепты белән бүлеште. Бу эчемлек бүгенге эсседә көч өсти, ди. Ярты стакан каен җиләгенә шикәр комы, сөт салып, блендерда болгатып, коктейль ясап эчегез, дип киңәште. Бик файдалы, тимер күп. Гемоглобины түбән булган кешеләргә аеруча яхшы. Бик тиз хәл кертә. Аны эчкәч, арыганнар бетеп, тагын җиләккә барасы килә башлый, икән. Җир җиләге, виктория белән дә бик әйбәт була коктейль.
Бүген табигатьнең бик матур вакыты. Шулай да, ни кызганыч, җәйнең бер ае үтеп тә китте. Инде вируслы чирләр, аның белән бәйле чикләүләр тәмам бетеп, калган айларында рәхәткә иркенләп тиенергә язсын иде.


Н.ХӘЛИЛ