Бер көн ел туйдыра. Аграрийлар, башка һәрбер кеше кебек үк, бу фразаның мәгънәсен аңлыйлар. Уңышны җыю вакытында механикларның һәм ком- байнчыларның ял көннәре булмый диярлек иде - Мордовия авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре урып-җыю алып баралар. Быел аларга 475 мең гектардан артык мәйданда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп аласы бар. Бу чорга республика хуҗалыклары ныклап әзерләнделәр. Хәзер иң мөһиме, һава торышы сынатмасын һәм, әлбәттә, техника. Тик кайбер районнарда биш көн яңгыр явып торды, шуңа игеннәрне сугу тукталып торган иде. Мордовия кырларыннан җиде йөз мең тонна ашлык җыелды инде. «Мордовский бекон»да урып-җыюга оптимизм белән карыйлар. Предприятиедә быел көзге бодай уңышы буенча рекорд куела. Бу предприятиянең баш инженеры Николай Кемаев сөйләвенчә, Зубов-Поляна районы басуларында гектардан 50 центнердан артык уңыш җыеп алына. Ельник районы игенчеләре дә урып-җыюны дәвам итәләр. Район буенча уртача уңыш гектардан 25 центнер тәшкил итә. Иртә таңнан кичкә кадәр ашлык җыю агрегатларының тавышы тынмый иде, бу аралар бераз ял итеп алырга яңгыр булышты.
Шул ук районның «замирлылары» өчен горурлык туа. Быел моңарчы булмаган уңыш алынган. Аграрийларның хезмәте, аларның җиргә булган игътибары, кайгыртучан мөнәсәбәте -туендыручыга бу җирнең юмарт бүләге, күрәсең. «За мир» ОООсы директоры Шамиль Кәрим улы Мещеров та дулкынлану кичерде. Кырда механизаторлар, Шамиль Кәримович та, үз тәгәрмәчле юлдашында алар янында; барлык проблемаларны да телефон аша түгел, үз күзләре белән күреп тора. Урып-җыюның барышын тоткарлый торган проблемалар килеп чыкса, кичекмәстән хәл итә. «Язгы салкыннар, корылык, җил комачаулауга карамастан яхшы уңыш артында механизаторларның хезмәте, туфрак эшкәртүгә дөрес якын килү, чәчү-лекләрне вакытында эш-кәртү тора. - ди директор. - Әлбәттә, хәзер дулкынланып күккә карыйбыз. Яхшы һава торышы кирәк. Әмма төп һаваны кешеләр ясый, алардан башка техника үлгән, үсемлек чыга алмый һәм башак та өлгерми.
Басуларда мул булып игеннәр өлгерде. Талгын җилдә тибрәлгән башаклар шавы муллык вәгъдә итә. Хәзер аларны түкми-чәчми җыйнап алу төп бурыч булып тора».
Чыннан да, дөрес алым һәм фидакарь хезмәт кенә шундый нәтиҗә бирә: «Скипетр» сортлы бодай яхшы үскән, бөртекләре тулы, чиста, чүпсез. Иң тыйнак исәпләүләр буенча, аның уртача уңышы 30 ц/га тәшкил иткән. Ә инде 11 августка, «За мир» аграрийлары бодайны урып-җыюны төгәлләп, яровой сабан культураларын суктыруга керешкәннәр. Тик берничә көнгә тәнәфес кенә ясаганнар.
Авылда яңа уңыш алу процессы һәрвакыт бәйрәм кебек уза. Амбардагы азык я элеваторга, я халыкка озатыла. «За мир»да ашлыкка сорау зур. Икмәк алу өстенлеге, беренче чиратта, басуга үз хезмәтләрен кертүчеләр, предприятие хезмәткәрләре, җир пайлары арендага алынган пенсионерлар. Пай җиренә 2 центнер ашлыкк бушлай бирелә. Биредә бу традицияне югалтмаганнар. Ашлыкны капчыкка салып, ашыкмыйча, яхшы кәеф белән үлчиләр. Чөнки икмәк – ул изге.

Наилә НАСЫРОВА