Руслан Каюм улы үз хуҗалыгы өчен урынны бик уңышлы сайлаган. Ферма авылдан, урманнан һәм елгадан ерак түгел урнашкан: су да, көтү урыны да. Агрофирма янәшәсендәге кырлардан, чәчүлекләрне агулауга юл куймас өчен, электрон көтүлек белән әйләндереп алынган. Эшен һәм фермер хуҗалыгын ныгытуны кыенлаштыра торган катлаулы хәлләргә карамастан, Руслан Каюм улы Мещеров боларның барысы да вакытлыча һәм көзен хәл яхшы якка үзгәрер дип өметләнә. Аерым алганда, күпләп сатучылар белән сарык ите белән тәэмин итү турында килешеп булачак. Чөнки ул тәкъдим итә торган продукция сыйфатлы.

Коронавирус пандемиясе аркасында килеп туган катлаулы хәл крестьян-фермер хуҗалыкларында да чагылыш таба. Бигрәк тә сүз аякка басарга өлгермәгән, Ләмберә районы Пензятка авылыннан Руслан Каюм улы Мещеров хуҗалыгында булган кебек, яшьләр турында барса. Руслан «Куйбышев» токымына басым ясап, сарыкчылык белән шөгыльләнә. “Мәрмәр” сарык ите җитеш-терә.
- Әлегә барысын да бурычка алырга туры килә, - ди Руслан Каюм улы. - Көзгә барыбер сарык ите сатып булыр дип өметләнәм. Яркаларны үрчетергә калдырырбыз. Табыш китерсен өчен бер меңнән дә ким булмаган сарыгың булырга тиеш. Бездә әлегә ике йөздән генә артык. “Куйбышев” токымлысын үрчетү кыен булмаса да, проблемалар күп туа. Кирәкле техника сатып алу мөмкинлеге юк, барысын да арендаларга туры килә, тюклар белән төялгән машинага күрсәтеп. Азык та кыйммәтле: сарыкларга ашлык та кирәк, ә ул арзан түгел. Итнең килограммын (тере килеш) уртача 150 сумнан сатам. Сугым цехы юк, шуңа күрә аны болай гына сатарга туры килә. Дөрес, Мәскәүдә ниндидер бәйләнешләр бар, бәлки, күпләп сатучылар белән килешеп булыр. Иң мөһиме - барлык чикләүләрне һәм тыюларны тизрәк төшерү. Һәм, әлбәттә, беренче ике – өч елда гына да яңа эш башлаучы фермерлар өчен салымнар буенча ташлама булсын иде. Ә бит елына йөз мең сум чамасы салымнарга китә, хәзер табыш юк диярлек. Ә бит әле ярдәмчеләргә хезмәт хакын түләргә кирәк, берүзең генә фермада эшләп булмый. Менә шулай килеп чыга да! Шулай да, әйткәнемчә, иң мөһиме - бу вакытлар тизрәк үтсен иде. Миндә сарыкчылык бе-лән шөгыльләнү теләге бар, тәҗрибәм дә бар, мине дә үз вакытында бу эшкә әти бик тә яхшы өйрәтте.

 

Н.ХӘЛИЛ