8 сентябрьдә Россиядә Финансист көне билгеләп үтелде. Күп нәрсә аларның һөнәри осталыгына, төгәллегенә һәм ныклыгына бәйле. Белемлелек һәм игътибарлылык, җаваплылык һәм фаразлый белү, интеллект һәм коммуникабельлек – профессиональ финансистның шәхси сыйфатларының тулы булмаган исемлеге. Кадошкино муниципаль районы хаки-миятендә алты финансист эшли: Наталья Викторовна Камышова, Светлана Әминовна Байчурина, Любовь Владимировна Лапшина, Альбина Әнвәр кызы Поташова, Наталья Юрьевна Захаркина. Ә бүлек белән Надия Руслан кызы Уторова җитәкчелек итә. Алар барысы да, һичшиксез, бик белемле һәм җаваплы, үз эшләренең осталары.
Светлана Әмин кызы Байчурина Кадошкино муниципаль районы администрациясенең  финанс бүле-гендә 2005 елдан алып эшли. Аның турында барлык коллегалар да бик ях-шы фикердә. Ул һәрбер эшкә җаваплы мөгаләмәдә, аралашучан, беркайчан да ярдәмнән баш тартмаячак, диләр аның турында. Тик аның бер минусы бар – үзен мактый алмый. Моннан тыш, Светлана Әминовна үз эшен яхшы белә, ул әле менә дигән хуҗабикә дә. Аның үз йорты, бакчасы, ишегалдында чебиләр, үрдәкләр, сарыклар бар. Латышовка авылында яши бит ул, әмма районда эшли. Бу юлны (7 км) үтәр өчен дә вакыт табарга кирәк бит. Әмма 15 ел эчендә ул ияләште инде.
Светлана тумышы белән Латыш авылыннан, әмма аңа биш яшь булганда, әти-әнисе Кадошкино бистәсенә күчеп яши башлый. Ә язмыш үз юлын сала: 2001 елда кияүгә чыккач, туган авылына әйләнеп кайта ул. Ире Илшат белән алар Фаиль белән Эльвинаны тәрбиялиләр. Сүз уңаенда, улы быел Н.П. Огарев исемендәге МДУның электроника һәм светотехника факультетының беренче курсына укырга керде, ә кызы алтынчы сыйныфка китте.
Светлана Әминовна Кадошкино урта мәктәбенең 10нчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, Н.П. Огарев исе-мендәге МГУның икътисад факультетына укырга керә. Дөрес, читтән торып укыган. Администрациягә әйдәп баручы белгеч булып эшләргә килә, аннары аны баш итеп билгелиләр, хәзер финанс идарәсе консультанты вазыйфасын үти. Әңгәмәдәшебез үзе әйткәнчә, беренче вакыт бик авыр булды, әмма хезмәттәшләре кыенлыкларны җиңәргә булыштылар. Коллектив бик тату.
- Миңа һөнәрем ошый, - дип билгеләп үтә Светлана Әминовна. - Саннар белән эшләргә, санарга, җыярга яратам... ә менә инша яза алмыйм. Гәрчә укырга бик яратсам да. Дөрес, укырга бик ук вакыт калмый. Финансист эше бик катлаулы бит. Законнар үзгәрә, һәм һәрвакыт хәбәрдар булу өчен, бу үзгәрешләрне күзәтеп торырга кирәк. Финанс өлкәсе хезмәткәре өчен белем беренче урында. Ә безнең коллективта бар да яхшы! Тату коллективта эшләү үзе бәхет бит.

Наилә НАСЫРОВА