Зур педагогик стажы булган, укучылары  татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында (башка конкурсларда да) урыннар яулаган, үзе дә педагогик конкурсларда катнашып призлы урыннар алган югары категорияле Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты буенча белем биргән Рауза Мукаддяс кызы Юмаева Казанда үткән мәртәбәле һәм күп этаплардан торган Бөтенроссия конкурсының “Милли традицияләрне саклау” номинациясендә беренче урын яулаган.

“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең финалы 17-19 сентябрьдә Казанда узган. Татарстанда эшләүче укытучылар - Казанның 175нче гимназиясендә, чит төбәкләрдән килгән мөгаллимнәр 180нче гимназиядә көч сынашкан. Алар дәрәҗәле жюри каршында ачык дәресләр, мастер-класслар уздырганнар, лекцияләр укып күрсәткәннәр.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйгедә Татарстанның 45 муниципаль берәмле-геннән 237 татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Россия Федерациясенең 12 субъектыннан 23 укытучы катнашкан. Мәктәп, муниципаль, берничә район зонасы этапларын уңышлы узган 20 Татарстан укытучысы, 12 чит төбәкләрдә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче укытучы Казанда белем дәрәҗәсен күрсәткән. Әйтеп китәргә кирәк, бәйге 2016 елдан бирле ел саен уздырыла. Аның максатлары буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларының абруен күтәрү, күренекле укытучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, алдынгы педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны тарату куелган. Әйтеп китәргә кирәк, Мордовиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары бу бәйгедә яратып катнашалар. Мәсәлән, беренче булып Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фазия Фәрит кызы Боярова, аннары шул ук районның Татар Тавла төп мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альфия Фатих кызы Муртазина. Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә сәгатьләр саны кимүгә карамастан, булдыралар бит безнең татар теле укытучыларыбыз!
Рауза Мукаддяс кызы белән бәйге турындагы фикерләрен белештем, уңышына шатландым. Аралашканда ул:
- Төрле конкурсларда катнашканым бар; шулкадәр зур конкурста беренче тапкыр катнашуым булды. Конкурсның читтән торып (заочный) турына партфолио, видео-дәрес, эссе һәм башка документлар җибәргән идем. Шуннан безне, документлар ярышын үткән 12 укытучыны, Казанда 17-19 сентябрьдә үткән «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең финалына чакырдылар. Озын-озак әзерләнү этабын үткәч, авыр практик өлеше башланды. Мастер-классым “Милли бизәкләрдә халык тарихы (милли бизәкле кесә телефоны савыты ясау) темасына багышланган иде. Шул ук көнне “Минем эш тәҗрибәм” дигән темага лекция укыдым. Аннары 8 сыйныф укучылары белән “Туры һәм кыек тәмамлыклар” темасына ачык дәрес үткәрдем. Нәтиҗәдә “Милли традицияләрне саклау” номина-циясендә беренче урынга лаек булдым. Менә бу конкурста эшем-нең җимеше татлы булды. Төрле номинацияләрдә җи ңүчеләрне ТР Премьер-министры урынбасары– мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Татарстан язучылар Берлеге рәисе Данил Салихов котлап Диплом һәм бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Шундый конкурсларда бер-беребезне төрле яклап баетабыз. Тәҗрибә белән ур-таклашу да күп нәрсәгә өйрәтә. Мастер-классны олылар белән башкарсак, дәрес-не балалар белән үткәрдек. Дәрестән соңгы анализның яңа алымнарын куллану киләчәк эштә кирәк булыр дип уйлыйм.
Казанга килгән саен киләсе килеп тора. Татарстаннның 100–еллык  юбилеена  Казан тагы да матурланган, бәйрәмчә бизәлгән. Бауман урамын урап үтү генә дә ни тора!.. Теартрларда төрле премьералар карадык, мәгариф өлкәсе җитәкчеләре, алдынгылары белән очрашулар булды. Эшебез дә, ялыбыз да продуктив үтте. Күп укытучылар белән таныштым, тәҗрибә уртаклаштым; укытуда булган яңалыкларны тәҗрибәмдә кулланырмын дип ышанам. Барысы да бик ошады; оештыру да (чәк-чәк белән каршы алуларга кадәр), катнашучылар да. Оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәм. Шундый ярышлар регионнарда татар теле һәм әдәбияты укыткан укучылар өчен бик кирәк, чөнки безне күрә белеп, яклап, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының абруен күтәреп, алдынгы педагогик тәҗ-рибәләрне һәм һөнәри осталыкны уртак лашу бүгенге көн өчен бик актуаль. Тагы бик зур рәхмәтемне коллегаларыма, җи тәкчебез Надия Харис кызы Заликова йө зендә мәктәп администрациясенә, район җитәкчеләребезгә белдерәм.
Укытучыларыбыз конкурсларда катнашсын иде; педагогны баета ул бәйгеләр.

 


Наилә НАСЫРОВА