Кадошкино районы Большеполянка төп гомуми белем бирү мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева танылган татар язучысы Габдулла Алишның тууына 112 ел тулу уңаеннан «Шигъри әкиятләр остасы» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Ул балаларны язучының биографиясе белән таныштырды һәм аның шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар язуы турында сөйләде, әмма язучы үзенең татар әдәбияты хәзинәсенә нык кергән әкиятләре белән аеруча таныш.

Аның «Сер тотмас үрдәк», «Мактанчык чыпчык һәм тыйнак сарык», «Койрык», «Нечкәбил» әкиятләре хезмәт сөючәнлек һәм игелеклелек хислә-рен тәрбияләргә, үз илеңне яратырга, кыю, гадел булырга, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә. А.Алишның әкиятләрен искә алып, балалар чара барышында «Бу  өзек кайсы әкияттән?», «Табышмаклар», «Мәкәльләр һәм әйтемнәр» әйттеләр.
Чара Габдулла Алиш әкиятләре буенча төшерелгән татар телендә мульт- фильмнар карау белән тәмамланды.

Альфия Капкаева, математика укытучысы