2020 елның 28-30 август көннәрендә «Казан сөлгесе» («Казанское полотенце») V Халыкара халык җыр һәм бию сәнгате фестиваль-конкурсы онлайн форматта үтте. Милли җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсына Татарстан, Россия һәм чит илләрдән килгән халык җәүһәрләре катнашкан. 800 артык катнашучы белән бергә, Мордовиянең Ләмберә районы “Умырзая” халык җыр һәм бию ансамбле ярышты.

“Казан сөлгесе” конкурсы быел бишенче тапкыр үткәрелгән. Проектны Татарстан мәдәният Министрлыгы, Казан шәһәре мәдәният идарәсе, «Сәйдәш» мәдәни үзәге оештырган. «Казан сөлгесе» фестиваль-конкурсы ЮНЕСКО эгидасы астында үткән.
“Фестивальнең исеме аклык-саф- лык билгесе, Сабантуйның төп бүләге булган сөлгене символлаштыра”, - диде “Казан сөлгесе” проектының авторы һәм фестивальнең президенты, Россиянең халык артисты, профессор Лима Кустабаева.
Фестиваль-конкурсның номинация-ләре: халыкчан җырлау (соло), халыкчан җырлау (ансамбль), халык инструменталь музыкасы (соло, ансамбль), җыр һәм бию ансамбльләре. Һәр номинациянең катнашучылары дүрт минуттан да артмаган ике төрле әсәр башкарган онлайн-чыгышлардан торган.
Мордовиядән видео-заявка белән “Кырым татарлары биюе” һәм “Умырзая” вокаль-хореография композициясе видео-материалларын тикшергәч, онлайн чыгышларны карагач, V Халыкара халык җыр һәм бию сәнгате фестиваль-конкурсының мәртәбәле жюри әгъзалары 1нче премия лауреаты Дипломын хормейстр Гүзәл Нәим кызы Казакова, хореограф Лариса Григорьевна Ванина җитәкчелегендәге Ләмберә районы “Умырзая” халык җыр һәм бию ансамбленә бирделәр. Алар безгә күптөрле уңышлары белән таныш. “Умырзая”ның Мордовия сәхнәләрендә күрсәткән һәрбер концерты - чын бәйрәм. Олы фестивальнең дәрәҗәле лауреатларын ихластан котлыйбыз! Алда яңа уңышлар көтсен.
29 август көнне “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә конкурста катнашучылар өчен мастер-класс һәм “Түгәрәк өстәл” узган. Соңыннан Гала-концерт куеп, җиңүчеләрне бүләкләгәннәр.

 


Наилә НАСЫРОВА