Онлайн-форматта республика яшьләре инновацион җыелышы уз-ды. Кадошкино районы Большие Поляны төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Ильсур Кильдеев (фотода) фәнни-техник иҗат күргәзмәсендә катнашты. Район, республика мәктәпләре укучылары тамашачылар һәм җыелыш катнашучылары булдылар. Большие Поляны төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Ильсур Кильдеев (фотода) фәнни-техник иҗат күргәзмәсендә катнашты. Ул конкурска кукуруз лущилкасын - электр моторы белән җайланманы тәкъдим итте. Лущилка эксплуатациядә уңайлы, экономияле, зур эш башкара, шәхси ярдәмче хуҗалыкта кукурузны чистарту өчен кулланыла. Модельне укучы укытучысы Динар Наиль улы Ахметов җитәкчелегендә ясаган. Ильсур туры эфирда тәкъдим иткән модель тамашачыларны һәм жюрины кызыксындырды. Конкурс нәтиҗәләре буенча, Ильсур Кильдеев өлкән яшь төркемендә призлы 2 нче урынны алды һәм диплом, кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.