Ләмберәдә яшәүче Халидә Сенәтулла кызы Мариновага 92 яшь, дип яза «Призыв» газетасы. Ул күп фатирлы йортның бер бүлмәле квартирында күптән берүзе яши; туганнарыннан беркем дә исән калмаган инде. Шул ук вакытта, өлкән яшьтәге ханым үз тормышыннан зарланмый. Киресенчә, һәр киләсе көнгә сөенеп бетә алмый. Әле кыш килеп җитмәгән, ә ул инде киләсе яз турында уйлый: хәзер үк нинди яшелчә орлыкларын сатып алырга кирәклеге турында планнар төзи.Ә соңрак, ике сутый бакчасында нәрсә утыртачагын фатир тәрәзәсеннән карап хыяллана. - Олы яшемдә булуга карамастан, барлык эшләрне үзем башкарам, - дип белдерде шушы көннәрдә игелекле карчык. - Мин бит үз бакчамда ярдәмчеләрсез эшлим. Яшелчәне үзем утыртам, түтәлләрдәге чүп үләнне утыйм, үсемлекләргә су сибәм. Үз бәрәңгем, кишерем, чөгендерем, суганым…
Бу гаҗәеп ханым өй эшләрен дә мөстәкыйль башкара - җыештыра, юа, аш-су әзерли, икән. Кибетләргә дә икмәк яки сөт артыннан үзе йөри. Ә тагын, эчү һәм ашарга әзерләү өчен, җәмәгать коесыннан биш литрлы пластик савытка тутырып, суны да үзе алып кайта. Фатирда краннан ага торган суның сыйфаты начар, ди.
Халидә Сенәтулла кызына күптән түгел «Сугыш балалары» дигән истәлек медальне өйдә тапшырганнар. Бу аңа бик ошаган. Ә нигә үз сәламәтлегеңне куркыныч астына куярга, - ди ул, хәзер күпләр, пандемия аркасында, артык тапкыр урамга чыгудан да курка бит?
- Мин бүләктән бик канәгать. Бөек Ватан сугышы вакытындагы хезмәтемне искә төшерүләре һәм бәяләүләре бик күңелле, - ди озын гомерле ханым. - Ий, без ул вакытта ничек эшләдек, ничек эшләдек! Сугыш башланганда миңа унөч яшь кенә (1928 елда тудым) иде бит! Әтием белән әниемнең ундүрт баласы иде; мин - иң кечкенәләре, ягъни исәбе буенча ундүртенчесе. Менә күпме иде! Ә хәзер минем беркемем дә калмады – апаларым да, абыйларым да бакыйлыкка күчтеләр инде. Ундүрттән берәү - берүзем генә калдым.
Халидә Сенәтулла кызы, кырыгынчы елларны искә алып, ул вакытта авылларда балалар тиешледән тизрәк үстеләр, ди. Өлкәнәю теләге булганга түгел, ә тормыш таләп иткәнгә. Бигрәк тә күп балалы гаиләләргә исән калу авыр булды. Кешеләр көн саен, бөтенләй аяктан егылмас өчен, авызга нинди аш бөртеге салырга - ашарга, дип уйладылар шул вакыт. Ә тагын – көне-төне эшләделәр. Безнең героебыз да туган колхозына ярдәм итәргә тырышкан: басу-кырларда, токларда яшүсмер буларак башкарган эшләрен санап бетерерлек түгел... Авыр булган, тик ул вакытта беркем дә авырлыкларга зарланмаган. Барысы да дошманны тиз арада җиңү, фронттан якын кешеләренең өйләренә исән-сау кайтулары турында хыялланганнар.
- Кайвакыт балалар мәктәпкә дә йөрмә-де, - дип сүзен дәвам итә Х.С.Маринова. - Моның сәбәбе берничә иде: фронт өчен эшләргә һәм өлкәннәргә хуҗалык буенча ярдәм итәргә кирәк иде. Кышларын мәктәптә бик салкын була иде, хәтта чернила туңды. Кәгазь җитмәгәнгә, сары газеталарның язудан чиста калган урыннарына яздык... Шулай, булдыра алганча, яшәдек тә инде. Шул чакта иң мөһиме - рухны югалтмау. Һәм, әлбәттә, кешеләр бер-берсенә ярдәм иттеләр. Бу да күпләрне хәтта үлемнән дә коткарды…
Әйтеп китәргә кирәк, Халидә Сенәтулла кызына «Сугыш балалары» медален Ләмберә муниципаль районы ветераннар Советы рәисе урынбасары Рафаэль Кряков тапшырган. Бу көнне тагын биш Ләмберә авылы тыл хезмәтчәне дә шундый ук бүләкне алганнар. Алар - Г.У.Казакова, М.Н.Королева, М.Я.Шитова, Ш.С.Сюбаев һәм Г.Х.Курмакаева.

Наилә НАСЫРОВА әзерләде