2014 елның 3 нче декабрендә илебездә беренче тапкыр «Билгесез солдат Көне» билгеләп үтелде.
Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән тарихи дата итеп билгеләнгән «Билгесез солдат Көне» - яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны - Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул. 1966 елның 3 декабрендә, Мәскәү астында немец гаскәрләрен тар-мар итүгә 25 ел тулу уңаеннан, Александровский бакчасында тантаналы рәвештә билгесез солдат көле җирләнә. Аны Зеленоград шәһәренә керү юлында урнашкан туганнар каберлегеннән күчергәннәр. 1967 елда Александровский бакчасында мәңгелек ут кабызыла һәм «Штыки» мемориаль комплексы ачыла.
Бөек Ватан сугышының илгә күпме югалтулар алып килүе турында ачынып сөйлибез. Күпме якташларыбыз яу кырыннан кайта алмаган, ә күпмеләре әле хәзер дә хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөри. Мәңгелек ут һәм һәйкәл янына чәчәкләр Рузаевка районы Татар Пешлә авылы администрациясе белән Мәдәният йорты вәкилләре, Татар Пешлә урта мәктәбе директоры Флора Әхмәтҗан кызы Шамонова җитәкчелегендә 5 (класс җитәкчесе Сания Спартак кызы Саляева), 10 (класс җитәкчесе Светлана Федоровна Медведева), 11 (класс җитәкчесе Елена Сергеевна Рахмукова) сыйныф укучылары сугышта башларын салган геройларны бер минут тынлык белән искә алганнар, мәңгелек ут янына гвоздикалар салганнар. Шуннан соң барлык класс җитәкчеләре укучыларына Билгесез солдат батырлыгы турында, презентацияләр кулланып, чаралар үткәргәннәр. Сания Спартак кызыннан нәрсә турында сөйләдең дип сорагач:
- Бу көн турында мәгълумат бирү белән сүземне башладым. «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!» Бу - Россиянең һәр төбәгендә горур яңгырый торган сүзләр. Әмма яу кырында башларын салган бик күп геройларыбызның каберләре кайда икәнлекләре дә мәгълүм түгел. Әтиемнең ике абыйсы – Нәсер уллары Нәкип белән Исхак Войновлар Бөек Ватан сугышына Рузаевка районы Татар Пешләсе авылыбыздан китеп, хәбәрсез югалулары турында зур игътибар белән укучыларым тыңлады. Бу батырларның бүген дә әле Рузаевка военкоматында да кайда икәнлекләре билгесез, диләр...
Темников районында да бу көнне зурлап үткәрәләр. Мә-сәлән, Аксел мәктәбе укучылары Россия күләмендә үткән «Свеча памяти», «Цветы у обелиска», акцияләрендә катнашканнар, һәйкәлләргә чәчәкләр салганнар. Мемориалларда мәңгелек ут яна. Мәктәп укучылары ни өчен бу көн билгеләп үтелә, Аксел, Тархан һәм башка авылдан сугышка китеп күрсәткән батырлар һәм билгесез солдатлар турында сөйләгәннәр. Билгесез солдатларыбыз – илебезнең батырлары турында халык хәтерендә саклана һәм бер буыннан икенчесенә күчә. Билгесез солдат батырлыгы үлемсез. Тархан авылы китапханә хезмәткәре Фәридә ханым Кутыева «Билгесез солдат Көне»ндә патриотик сәгать үткәргән, «Хәтер шәме» акциясендә катнашкан. Башка якташлары төсле ук, Тархан авылы һәйкәленә чәчәкләр салган. Ул балаларга мондый көн каян килгән һәм ничегрәк үткәрү турында сөйләгән: «Темник районыннан Бөек Ватан сугышына 13 мең кеше киткән. Аннан кайтканнарының саны – 6 мең. Батырларча 7 мең кеше вафат булган. Шул вафатлар арасында хәбәрсез югалганнар да»,- ди ул социаль челтәрдәге битендә.
Ләмберә районындагы һәрбер мәк-тәптә ниндидер чара үткән бу көнне. Ләмберә авылы һәйкәленә чәчәкләр салганнар. Мәсәлән, Пензятка мәктәбе фойесында «Билгесез солдат Көне» стенды һәм китаплар күргәзмәсе әзерләнгән. Һәрбер сыйныфта класс сәгатьләре үткәннән соң, бергәләшеп, Пензятка авылы һәйкәленә гвоздикалар, кан тамчысы символы, салганнар.
Күпме якташларыбыз яу кырыннан кайта алмаган, ә күпмеләре әле хәзер дә хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөри!   
Мордовиябез «Билгесез солдат Кө-не»ндә Бөек Ватан сугышында башларын салган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.


Наилә НАСЫРОВА