Бу дөньяда туган илнең, туган туф-ракның җылысын тоеп яшәүдән дә рәхәт нәрсә юктыр. Һәр кеше үзенең туган авылын аерым хис белән ярата, аны үзенчә матур сүзләр белән мактый. Кешеләрне туган җире гүзәл табигате белән иркәли, яшәргә көч бирә. Мин дә бүген Кадошкино районындагы Латышовка авылы елдан-ел матурая, ныгый баруы турында язам. Моңа аның халкы булыша.
Бу авыл администрациясен җитәк-ләгән Римма Әмин кызы Арюкова авылда туган барлык проблемаларны халкы белән бергә чишә. Латышовкадагы теге яки бу проблеманың дөрес хәл ителүенә авыл җирлеге депутатларының да роле зур; җирле халыкның иминлеге белән дә бәйле. Ә халык сайлауларда иң лаеклыларга ышаныч күрсәтә. Алар арасында - «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы Рушан Зариф улы Поташов, дүртенче чакырылыш Кадошкино районы Советы һәм Латыш авыл җирлеге депутатлары Советы депутаты. Авыл депутаты кайгыртуы - ул өстәмә йөкләмә дә, тырышлык та, вакыт һәм мораль җаваплылык та таләп итә. Битараф булмаулыгы, ярдәмчелеге, туган авылы Латышовканың киләчәге өчен борчылуы депутатны авылдашларының проблемаларын хәл итәргә этәрә; ул аларны ишетеп кенә түгел, ә эчтән белә. Рушан Зариф улы кебек кешеләр турында: кайда туган, шунда яраган да инде, диләр. Ул актив тормыш позициясе булган кеше. Авылындагы мәктәптә, мәдәният йортында үткән чараларга ярдәм итә. Районда спорт ярышлары булса да, ул беренчеләрдән булып, авылдашларын да үзенә тартып тора.
Авыл депутаты - хакимиятнең беренче звеносы, аның янына гражданнар үзләренең бәла-казалары, бәхәсләре һәм конфликтлары белән бара. Һәм һәр мөрәҗәгатьне ачыкларга кирәк.
- Латышовкада авыл зираты чиклә-рен киңәйтү проблемасы туды. Мондый төрдәге мәсьәләләр бөтен дөнья белән хәл ителә, - ди Латышовка авыл җирлеге җитәкчесе Римма Амин кызы Арюкова. - Халык җыены карары буенча «Үз-үзеңә салым (самооблажение)» дигән республика программасында катнашу турында Карар кабул ителде. Латышовка авылында туып-үскән халыкка программада катнашу һәм хәйрия акциясендә катнашу турында хәбәр итү буенча комиссия төзелде. Битараф булмаган гражданнар үз акчаларын махсус счетка күчерделәр. Шулай итеп, 560 мең сум акча җыелды. Программа шартлары буенча республика бюджетыннан 1 млн 120 мең 903 сум финансланды. 739 мең сум авыл зиратын коймауга тотылды - эшне Ковылкино шәһәреннән подрядчы оешма башкарды. Ә проект-смета документациясен әзерләүгә 10 мең сумнан артык акча Рушан Зариф улы Поташов түләде. Авыл депутаты Р.З.Поташовның позициясе - якташларыбыз файдасына эшләү. Туган авылы халкына аның ярдәме күп тия. Әйтеп китим, Рушан Зариф улы 90нчы еллар уртасында туган Латышовка авылында крестьян-фермер хуҗалыгы оештырды һәм аның тырыш, булдыклы җитәкчесе булып тора. Быел җирләреннән мул уңыш җыйды – бу барысы да иртәнге таңнан караңгы төнгә кадәр армый-талмый эшләү нәтиҗәсе. Шундыйлар авылны яшәтә, дисәм дә ялгышмам дип уйлыйм.
Авыл җирлеге башлыгы һәм депутатлар корпусы әлеге программада катнашу өчен ярдәм күрсәткәннәре өчен Латышовка авылында яшәүчеләргә һәм анда туып-үскән, әмма читтә яшәгән авыл халкына, шулай ук Мордовия Республикасы Хөкүмәтенә халык өчен кирәкле программаны актив рәвештә тормышка ашырганнары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәләр.
Искәрмә. Программма буенча төр-кәлгән барлык акчаның зират коймалаудан калган суммасына якын арада Латышовка мәчетенең түбәсен тулысынча алмаштырыячаклар.

Наилә НАСЫРОВА