Машина йөртүчеләр турында сокланып язабыз, чөнки бүген теләсә кем машина руле артына утыра, әмма барысы да бу тимер атны җиңә алмый – чын профессионаллар гына булдыра торган эш ул. Шундыйларның берсе - Камиль Таһир улы Арюков. Хезмәт эшчәнлегенең 45 еллыгын билгеләп үтүе турында укытучылар да, укучылар да сөйли, чөнки ул мәктәпкә балаларны йөртә.
Көн саен иртән, бөтен уку елы дәвамында, һава торышына карамас-тан, «балалар» дигән язулы ачык-сары «Газель»ләр укучыларны мәктәпләргә белем артыннан йөртә. Ә менә аларның юлы куркынычсыз булсын һәм дәресләр башланганчы соңга калмасын өчен, мәктәп транспорты шоферлары җавап бирә. Бу юнәлештә профессионалларны сайлап алу таләп ителә дидек, чөнки букадәр куркыныч юлда машина йөртүчеләргә үз балаларын мәктәпләргә озатучы ата-аналар артык югары ышаныч күрсәткәннәргә генә тапшыра. Камиль Таһир улы Арюков шундый. Ул мәктәп «Газель»ендә сигезенче ел эшли. Һәр эш көнендә ул 7 сәгатьтә Большие Поляны авылыннан өлкән сыйныф укучыларын Латышовка урта мәктәбенә алып бару өчен юлга чыга. «Камиль Таһир улы Арюковка ышанырга була!» - Латышовкада балалар да, ата-аналар да, укытучылар да бер тавыш белән әйтәләр аның турында. Кадошкино районы Латышовка авылында туып-үскән, белем алган Камиль Таһир улы Арюков Венгриядә армиядә хезмәте елларында машина руле артына утыра. Аннан кайткач, туган авылы «Путь Ленина» колхозы коллективында легендар «Газон»да эшли, аннары сөт заводында һөнәри тәҗрибә тупланган. Җитмешенче еллар башында Казахстан даласындагы чирәм җирдә командировкаларда була. Авыр 90нчы елларда Камиль Таһир улына сөтне машинада гына йөртергә туры килми. Бу чорда - дефицит һәм акчасызлык вакытында, ул кулларында вожжаларны ышанычлы тотарга өйрәнә һәм сөтне атта ташый. Бозда да, кышкы салкыннарда да сарыклар тылыбы коткара аны. Аңа бик зур җаваплылык һәм ихтыяр көче булу хас, шуңа кайсы гына эшкә алынмасын, шул эшне җиренә җиткереп башкара.
Камиль Таһир улының һәрвакыт ышанычлы тылы - аның искиткеч гаиләсе бар. Тормыш иптәше Римма Әмин кызы белән ике матур ул тәрбияләп үстерәләр. Русланнары һәм Ринатлары, әти-әниләре ярдәме белән, югары белем алдылар: инженерлар. Әби белән бабай дүрт оныгын да татар телен онытмыйча, рухи яктан бай, белемле, бүгенге көн таләп иткәнчә тәрбияләргә булышалар. Кече оныгы Рияна - беренче сыйныфта, Рамиле 6нчы сыйныфта укый, Римир – 8дә, ә олы оныгы Самат – 11нче сыйныфны тәмамлаган. Алар барысы да яраткан бабаларын Автомобильчеләр көне белән  дә котладылар.
К.Т.Арюковның игелекле, ярдемчел һәм позитив холкы очен авылдашлары хөрмәт итә, балалар бик ярата.
- Без Камиль Таһир улын бик кыйммәтле хезмәткәр дип саныйбыз, - ди мәктәп директоры Т.А.Кадрякова. - Аның белән бергә озак хезмәт итәрбез дип өметләнәбез. Ул кайда гына эшләмәсен, һәрвакыт үз эшенә намус белән карый. Хезмәтен бик мөһим һәм җаваплы дип саный.
Ә язма героебыз хезмәте турында: «Без мәктәп маршрутлары буенча гына түгел, Саранск, башка торак пунктларга да барабыз, - ди Камиль Таһир улы Арюков. - Балалар ярышларда, чараларда булганда - аларны көтәбез. Тик кенә утырып торырга һәм көтәргә сабырлыгыгыз ничек җитә дип күпләр кызыксынып сорыйлар. Минемчә, монда берни дә авырлык юк дип саныйм. Башка машина йөртүчеләр белән аралашырга да, транспорт чарасында тәртип урнаштырырга да, яраткан «Юлдаш» газетабызны укырга да була, шулай вакыт бик тиз уза. Ә монда инде балалар да җиңүләре белән автобуска кайта. Балаларның шатлыклы йөзләренә карыйсың да, җиңүләренә куанасың».
...Балаларны мәктәп бусагасына китереп кую уңайлы булсын өчен, К.Т.Арюков атнасына биш көн мәктәп автобусы руле артына утыра. Ә ата-аналар руль артында балалар тормышын ышанып тапшырырлык ышанычлы кеше икәнлеген белә.

Наилә НАСЫРОВА