2021 елның беренче январендә якташыбыз, атаклы татар шагыйре, татар совет поэзиясенә нигез салган шагыйрьләрнең берсе булган Һади Хайрулла улы Такташка 120 яшь тулды.
«Һади Такташның татар поэзиясенең үсешендә йогынтысы гаять зур. Такташ үзенчәлекле һәм кабатланмас шагыйрь. Аның поэзиясендә татар һәм рус фольклорының, Маяковский һәм Есенинның йогынтысы сизелә. Ләкин Такташ ияреп язучы түгел. Ул үзенә аерым юл салып баручы шагыйрь», - ди Леонид Мартынов классик язучы турында. Бу чыннан да шулай. Дөньяда бары тик утыз гына ел яшәсә дә, әдәбиятта мәңгелек урын алып тора.

Һади Хайрулла улы Такташның тормышына һәм эшчәнлегенә караган төп даталарга күз салыйк. 1901 ел, 1 январь Тамбов губернасы Спас өязе (хәзерге Мордовия республикасының Торбеево районы) Сыркыды авылында туа. Башлангыч белемне әти-әнисеннән алгач, 1911-1913 елларда Пешлә (30 чакрым ераклыктагы) мәдрәсәсе шәкерте була. 1917 елда матбугатта беренче мәкаләсе басылып чыга. 1918 елның 21 гыйнварендә Ташкентта нәшер ителә торган «Олуг Төркстан» газетасында «Төркстан сахраларында» дигән беренче шигыре дөнья күрә. 1918 - 1919  елларда туган авылы Сыркыдыда баш-лангыч мәктәп укытучысы, китапханә мөдире, мәктәп советы әгъзасы булып хезмәт итә. 1919 (көз) – 1921 (яз) елларда Оренбург губкомы органы «Юксыллар сүзе» газетасының әдәби хезмәткәре, җаваплы сәркатибе - секретаре, вакытлы мөхәррире-редакторы булып та тора.
Нихаять, 1922 елның көзендә, Казанга килә. Татар театрында суфлер булып эшкә урнаша. Ә 1923-1924 елларда Һади Такташ «Чаян» журналының җаваплы сәркатибе, «Татарстан» газетасының әдәби хезмәткәре булып эшли. 1923 елда «Җир уллары трагедиясе» һәм башка ши-гырьләрдән торган беренче  җыентыгы басылып чыга. Төрле-төрле басмаларда хезмәт итүе белән бергә (1926-1929 елларда «Азат хатын» журналының җаваплы сәркатибе, 1929-1931 еллар - «Чаян» журналының җаваплы сәркатибе, «Яңалиф» журналының редколлегия әгъзасы), поэзиясенең чәчәк аткан вакытында, «Давылдан соң», «Сагыну җырлары», «Такташ шигырьләре» исемле җыентыкларында урнаштырылган лирик-публицистик шигырьләр һәм «Мәхәббәт тәүбәсе» (1927), «Алсу» (1929), «Мокамай» кебек лирик поэмалары дөнья күрәләр.1931 елда «Һади Такташ әсәрләре» дигән тулы җыелмасының беренче томы басылып чыга.
Якташыбыз 1931 елның 8 декабрь көне тиф авыруыннан Казанда вафат була.
Һади Такташ турында замандашлары шулай дип язганнар. Нил Юзеев яза: «Такташ шигырьләре совет яшьләре йөрәгендә тирән тамыр җәйгән. Бәхетле яшьлек җырчысы, патриот-трибун шагыйрь бүген дә безнең белән кыю атлап бара, гүзәл җырлары белән яңа тормыш төзүдә катнаша». Ә Баязит Бикбай, башкорт язучысы болай ди: «Һ.Такташ... татар поэзиясендә бөтен бер дәвер ачкан кеше. Чын татар поэзиясен бөек Тукай тудырган булса, аның совет чорындагы югары күтәрелешен... Такташтан башка күз алдына китерүе мөмкин түгел. Ул- татар әдәбиятының совет чоры Тукае, аның горурлыгы... Башкорт шагыйрьләре дә Һ.Такташ алдында бик зур бурычлылар... Андый шагыйрьләр, М.Горький сүзләре белән әйтсәк йөз елга бер генә туалар».
«Әгәр дә миннән: «Татар поэзиясендә шигъри дөнья төзегән шагыйрьләр кемнәр? » - дип сорасалар, мин берничә шагыйрьнең исемен атар идем, ләкин иң беренче булып - Такташны.
...Чын шагыйрь булу - зур бәхет, ә халыкның Тукае, Такташы булудан да зур бәхет юктыр ул», - ди Ринат Харис.
Менә тагы шундый фикерләр яши. «Такташ безнең поэзиягә әлегәчә күрелмәгән яңа һава, югары художестволы яңа иҗат Иделе булып килеп керде. Без аның беренче чор иҗатын коры социология сукасы белән буразналап үтәбез. Такташның төп остазы - халык әдәбияты һәм безнең классика. Шулар белән бергә Гейне, Байрон, Пушкин, Блок, Есенин һәм Маяковский», - ди аның турында Хәсән Туфан.

 

Наилә НАСЫРОВА әзерләде