Рузаевка районы Татар Пешләсе авылы урта мәктәбендә Туган тел көненә багышланган КВН үтәчәк дигән идек.
Икенче март көнне укытучылары Сания Спартак кызы Саляева җитәк-челегендә 5 сыйныфлылар русча-татарча КВН үткәрә. Өлкән сыйныф укучылары Багаутдинова Арина, Тулумбаева Сабина, жюри әгъзалары буларак, төрле конкурсларда - Хади Такташ шигырен яттан сәнгатьле сөйләргә, мини-диктант язарга, ребус чишәргә, мәкальләрнең азагын табып язарга, блиц-сорауларга җаваплар табарга, дөреслелекне оештырырга, кызыклы понтомимо күрсәтергә һәм башкаларын бәяләделәр. «Шук малайлар», «Гел шатлар» командаларындагы рус милләтле балалар татарча командалары визиткасын якладылар. Ярыш бик каты булды: «Гел шатлар» командасы - җиңүчеләр. Бу чарада «Татар теле» шигырен 9нчы сыйныф укучысы Кузикова Самира яттан сәнгатьле сөйләде. Күңелле һәм озын-озакка сөйләнерлек иттереп үтте бу чара.
Әйтеп китәргә кирәк, Шәриф Камал-ның туган көнендә, алар якташларының истәлекле ташы янын кардан чистартканнар һәм чәчәкләр куйганнар.