Сыер савучы – авыл җирендә иң мөһим һөнәрләрнең берсе. Терлекчеләр ел әйләнәсендә бердәй тырышлык белән эшлиләр. Хуҗалыкның иминлеге теге яки бу дәрәҗәдә нәкъ менә алар хезмәтеннән тора, чөнки сөт – авыл хуҗалыгы предприятиеләренең төп чыганагы. Үз эшенә шулкадәр бирелеп, чын күңелдән тырышып, җанын-тәнен биреп хезмәт иткән кешеләргә ихластан сокланам. Шундыйларның берсе Кадошкино районының Большие Поляны авылында 60 яшенә кадәр сыер савучы булып эшләүче Сара Абдрахман кызы Капкаева. Билгеле, сыер савучы профессиясе  катлаулы, зур игътибар һәм көч сорый. Монда терлекләр белән аралаша белергә, төркемдәге сыерларның һәрберсенә аерым мөнәсәбәттә булырга кирәк. Иртәнге сәгать 4тә тору гына ни тора. Берничә сәгать бертуктаусыз аягөсте эшләү дә хатын-кыз өчен биниһая зур хезмәт. Ә сөтле бидоннарны ташу үзе бер тарих. Һәм әлеге һөнәрнең тагын бер ягы – сыер савучылар ел әйләнәсе, бәйрәмсез, ялсыз, шимбә-якшәмбесез һәр көнне эшли. Чөнки сөт җитештерү – хуҗалыкның төп локомотивы, икътисади иминлеге дигән идек.
Абдрахман кызы Сара туган авылы мәктәбен тәмамлагач, «Победа» кол-хозының терлекчелек бригадасында ике ел эшли, аннары, 60 яшенә кадәр, сыер савучы булып хезмәт итә. Фермага эшкә килгән яшь кыз, өлкән остазларына карап, тәҗрибә туплый. Аның группасында башта 25, аннары 40 савым сыеры булган. Аларны үз вакытында ашатасы, эчертәсе бар бит. Хәзер сыерларны техника ярдәмендә савалар, ә башта Сара Абдрахман кызы аларның һәркайсының сөтне тамчысына кадәр биреп бетерүенә зур игътибар биреп, кул белән сауган. Тырыш сыер савучы җәй көннәре һәр сыердан тәүлегенә уртача 12шәр килограмм сөт җитештергән. Аның уңышка ирешүенең төп нигезләре – тырышлык, эшчәнлек, җаваплылык. Ә көзге айларда савым сизелеп кими бит: күчү чоры үзен сиздерә. Майлылык та, сөтнең күләме дә ашату рационыннан тора, халык юкка гына «сыерның сөте телендә» дип әйтмидер.
– Еллар катлаулы булса да, безнең авыл хуҗалыгы предприятиесе азыкны җитәрлек әзерли торган иде, – ди Сара Абдрахман кызы.– Савым сыерларына көн саен сенаж, фураж бирә идек. Трактор белән таратканчы, үзебез ташып һәрбер сыерны тукландырырга туры килде: сөтнең кимүенә юл куймаска тырыштык. Ел азагында, барлык уңышларны бергә җыеп, передовикларны, Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә туры китереп, котлап бүләкли иделәр. «Победа» колхозыбызда шулай булды, мине дә бүләкләгәннәре бар, - дип истәлекләрен яңартты хезмәт ветераны Сара Абдрахман кызы Капкаева.
Сара апада, хатын-кызларына хас күп сыйфатлар бар: хезмәтендә алдынгы, менә дигән хуҗабикә, кайгыртучан тормыш иптәше, баласы өчен җан атып торучы ана. Ире, Шәүкәт Хамзя улы (гомере буена алдынгы колхозчы булды) белән алар ике ул - Халил белән Ринат, Роза исемле бер кыз тәрбияләп үстерәләр; бүген барысы да матур гаилә корып яшиләр. Алар, яраткан һәм кадерле әниләрен, 6 апрельдә тулган 80-яшьлек юбилей бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләрен гаиләләре белән юллыйлар.
Кадерле әниебез!
Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, нык исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Безне сөендереп озын-озак яшә. Куанычлар гына юлдаш булсын гомер юлыңда.

Наилә НАСЫРОВА