Темников районы Зур Татар Карай – Большое Татарское Караево авылында яшәүчеләр артезиан скважинасын бергәләп ремонтладылар.
Артезиан скважиналары ярдәмендә авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне су белән тәэмин ителә, күптән төзелгән; павильоннарын да даими ремонтларга туры килә. Зур Татар Карай авылында яшәүчеләр алдында да ремонт мәсьәләсе күтәрелгән. Унөч ел дәвамында насос эшен күзәткән Нәбиулла Поздняков аркасында су, иң көчле салкыннарда да, туңмаган. Ә күптән түгел, Зур Татар Карай авылы активистлары инициативасы белән, яраксызга килгән бинаның түбәсен ремонтлау турында Карар кабул ителә.
Кирәкле материалларны авыл халкы үзләре әзерләгән. Ә якшәмбе көнне, барысы да җыелылышып, бина түбәсен алыштырганнар, эчке җиһазларны яңарт-каннар. Хәзер автоматика ярдәмендә Зур Татар Карае авылында яшәүчеләргә өзлексез су бирү тәэмин ителгән. Менә, чыннан да, бергә җыелып башланган эш, бергә эшләү - алга китеш, бергә эшләү - зур уңыш.