Мордовиядә татар милләтле халык 50 меңгә якын яши. Алар республикабыз җирләре буенча чәчелеп – я көньякта, я көнчыгышта чәчелеп авылы-авылы белән утырган.
Мордовия Республикасының Зубово-Поляна районында өч татар авылы бар: Татарский Лундан, Горенка, Кочетовка. Кочетовка, аны яратып җирле халык Чатока диләр. Ул Лундан елгасы буена урнашкан.

1869нчы елда язылган «Пенза губернасының торак урыннары исемлегендә» («Списке населенных мест Пензенской губернии») Кочетовка - Керенский өязенең 54 йортлы авыл. Аның исеме-  антропоним: Россия Дәүләтенең көньяк-көнчыгыш чигендәге служилый мордвиннар (Кичатово) торак пунктның хуҗалары булган. «1692 елгы Керенский унлыгы»ннан мордвин Петрушка Кочатовның улы Смирка һәм оныгы Сайгановка белән чик буе хезмәтенә ия булуы, Кочатовлар яңа урынга яшәргә күченгәч, аларның җирләре темников ягы хезмәтле (служивые) татарларына күчкәне язылган. Темник татарлары элеккеге Кочатовлар дачасы исемен саклап калганнар, дип язылган документта (57, 470).
Зубово-Поляна районы Кочетовка авылы Горенка авылы администрациясе ка рамагында. Аны җитәкли Альбина Юнир кызы Телякова.
Кыш - арбаңны, җәй - ча- наңны әзерлә, дигәндәй без кыш көне Кочетовкалылар су белән тәэмин итү проблемаларын күтәрергә булдык. Биредә кыш көне су башнялары туңа һәм халык бер тамчы суга мохтаҗ булып тора. XXI гасырда мондый күренешләрне күрергә читен; сусыз бер көн яшәве дә авыр. Авыл халкы акча җыеп, кем кул көче ярдәмендә, мә- сәлән Куняшев Рафик Арифулла улы, Немешев Амаль Хәйдәр улы, Равиль Җиханша улы Куняшев үз көчләре бе- лән ремонт ясыйлар; аларга зур рәхмәт. Әмма мондый зур эшне хөкүмәтсез башкарып чыгып буламы соң?
Башняга зур ремонт кирәк. Кочетовка авылы халкы авыл администрациясенә, Зубово-Поляна районы җитәкчеләренә, аның судына; Госуслуги порталына, Мордовия җитәкчесе кайнар линиясенә мөрәҗәгать иткәннәр, ә йөк һаман бер ук урында. Хатларга җавапларны Авыл администрациясенә юллыйлар: бу ул башкарып чыга торган эшмени!
Алда тагы кыш көтә. Кочетовка авылы халкы исеменннән Наилә Ворошилова белән Диляра Юсупова, мин ВКонтакте сайтына кергәч, «Юлдаш»та бу проблеманы күтәреп язуымны сорадылар; бәлки кем булса да ишетер, ярдәм итәр дип өметләнәләр. Бәлки Кочетовкада киләсе кыш су булыр?..

 

Наилә НАСЫРОВА