12нче июньдә иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе – Россия көнен билгеләп үтәбез. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Ә бу очрашу бәйрәмгә әзерлек вакытында үтте.
Шулай, Кадошкино районы ки-тапханәсе бу көнне аеруча зурлап каршы алырга әзерлек вакытында, балалар өчен китап лар бүлеге хезмәткәре Динара Идрис кызы Альмяшева Кадошкиноның «Теремок» балалар бакчасы нәниләре белән Россия турында «Минем Россиям» темасына әңгәмә алып барды.

Балачактан ук бу бәйрәмнең эчтә- легенә төшендерү бик тә кирәк дип саный балаларның әти-әниләре дә.
Бәйрәмне бу балалар нинди эчтәлек йөрткәнен белеп каршы алдылар.
Әйтеп китәргә кирәк, Россия кө- нен Ватаныбыз, шул ук исәптән Мордовиябезнең барлык почмакларында тантаналы чаралар белән үтте. Саранск шәһәрендә явып үткән яңгыр да бәйрәмгә комачауламады: бик күп мәйданнарда котлаулар, эчтәлекле концертлар, уеннар белән халык күңелен ачты - бәйрәм итте.
Россия көне гөрләп үтте.