Үткән шимбәдә Кадошкино районындагы Большая Поляна (Иса) авылында яшәүчеләр Мордовия Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Артём Здунов белән очрашып сөйләштеләр.
Авыл халкы беренче чиратта җирле эшкуар Игорь Рогожинга ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Игорь Рогожин авыл хуҗалыгы техникасы өчен Кадошкинодан Большая Полянага, Насакан Потьмага, Глушково, Паево авылларына урман аша үтә торган юлны чистарткан, шул вакытта бульдозер белән 33 агач аударган. Эшмәкәргә карата УК РФ «Аеруча зур күләмдә урман утыртмаларын законсыз кисү» (по статье 260 УК РФ «Незаконная рубка лесных насаждений, совершенная в особо крупном размере») маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Җитәкчегә юлның халык өчен әһәмияте турында, дәлилләп, Румия Амин кызы Байбекова сөйләп бирде.
- Халык, район җитәкчелеге, Игорь белән сөйләштем. Бу юл кешеләргә, чыннан да, кирәк; ул транспортның район үзәгенә кадәр юлын сизелерлек киметә. МР Урман хуҗалыгы министрлыгына (Минсельхоз РМ) бу агачларның урман фондына каравын билгеләү бурычын куйдым. Закон бозу булса - агачларны утыртырга кирәк. Бу хәлне җентекләп тикшерәчәкбез", – дип язган Instagramда  да Артём Здунов.
Тагы Большая Поляна авылы кешелә-ре җитәкчегә салынган яңа асфальт юл өчен рәхмәтләрен белдерделәр, әмма анда юл знаклары һәм Октябрьская урамында суүткәргеч кирәклеге, инвалид коляскасы үтәрлек өеннән юлга чыгарлык асфальт турында сүз барды. Мордовия Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Артём Здуновтан ничә дистә еллар көне-төне авыл фельд-шеры булып хезмәт иткән Светлана Пет-ровна Тумпарованы хөкүмәт билгесе белән бүләкләү мөмкинчелеге турында да халык ихластан соралды.