Мордовия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, респуб-ликада сайлауларда 65,13% кеше тавыш бирергә җыелган. Тавыш бирү өч көн барды.
Мордовия башлыгы сайлауларында җиңүне «Бердәм Россия»-«Единая Россия» партиясен гәүдәләндерүче регионыбыз Главасы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Артём Здунов яулады. Ул 78,26% тавыш җыйды. Бу хакта РФ Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары, 100% беркетмәне эшкәрткәннән соң, раслый. Икенче урында КПРФтан Дмитрий Кузякин (11,48%). Өченче урында ЛДПР вәкиле Евгений Тюрин. Аның 6,21% тавышы бар. «Россия Пенсионерлар партиясе»нән Александр Лемкин 2,64% җыйган. «Бердәм Россия» РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда да җиңү яулый. Аның өчен Мордовия сайлаучыларының 66 проценты тавыш бирде. Бу хакта РФ Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары 100% бюллетень эшкәрткәннән соң сөйли. Аннан соң КПРФ - 12,99 %, ЛДПР - 7,75%, «Гадел Россия» («Справедливая Россия»)- 4,3%,  «Яңа кешеләр» («Новые люди»)- 2,99% һәм «Пенсионерлар партиясе»- 1, 39% тавыш җыйган.
23нче номерлы бермандатлы округ буенча Дәүләт Думасына сайлауларда 100% тавыш эшкәрткәннән соң Юлия Оглоблина («Бердәм Россия») 57,44% тавыш белән җиңде. Аның артыннан сайлаучыларның 13,45% тавышын җыйган Дмитрий Кузякин (КПРФ) һәм Евгений Тюрин (ЛДПР) – 8,68% тавыш җыйган. Мордовия парламентына сайлаучылар карары белән дүрт партия керәчәк. Креслоларның күбесен бердәмроссиялеләр биләячәк. «Бердәм Россия» МР Дәүләт Советына сайлауларда 67,21% тавыш җыя. Алар белән бергә КПРФ (14,9%), ЛДПР (9,85%), шулай ук 6,77% тавыш җыйган «Гадел Россия» партиясе эшләячәк. Мордовия халкы киләчәк өчен тавыш бирде.
Төбәктәге сайлауларның нәтиҗә-ләренә бердәмроссиялеләргә күбе-сенчә РФ Президенты Владимир Путин яклавы, шулай ук  көчле кандидатлар, «Народная программа» дигән актив һәм гадел сайлау алды кампаниясе йогынты ясады.