Мордовиябездә төрле татар авыллары яшәп килә - зурлары, кечкенәләре... Зурларында тормыш кайный, ә үлеп барган авыллырыбыз сүнеп килә. Әмма да бүген авылыбыз халкы тыныч һәм тату яши. Көн саен мәчет манарасыннан азан тавышы ишетелеп тора. Урамнарыбыз тәртиптә, кибетләр эшли, аларда җаның ни тели - барысы да бар. Ә кирәкле төзелеш материалларын китереп бирәләр - шалтырат кына. Барыбыз да авылны ярата, мактый. Бер мизгел. Авыл. Җәй. Иртән кояш чыгып килгәндә, торып бакчаңа чыгуга сине иң беренче сандугачлар сайравы каршы ала. Бүтән кошларның да уянып, бер-берсе белән хәбәрләшкән тавышлары ишетелеп тора. Офык читеннән кызарып чыгып килгән кояшны күзәтү дә матур манзара. Бу монзара күңелебнең иң тирән почмагында яши. Авылда авыр да, рәхәт тә яшәргә...
Ельник районы Лобановка авылында Халифә Кәрим кызы Бахтияровага җитмеш, әмма тормыш энергиясе һәм оптимизм белән яши ул үз авылында. Бәлкем, югарыда сүрәтләгән авыл табигатен җүнләп күрергә аның вакыты да аз кала торгандыр, чөнки иртә ирсез кала, дүрт бала тәрбияли, өлкән әти-әнисенә ярдәм итә, йорт хуҗалыгы да аның кулында була. Балалар үстерү һәм аларга тәбия бирү өчен күпме көч сарыф ителүен әниләребез белә инде. Ельник районы Лобановка авылында яшәүче Халифә Кәрим кызының да тормыш тәҗрибәсе зур булган әни. Балаларны тәрбияләүдән тыш, ул гомере буе колхозда эшләгән: сарыклар көткән, үгезләр, атлар караган. Күптән инде пенсиядә, әмма элеккегечә аның ху-җалыгында дистәләгән кош-корт бар. Х.К.Бахтиярованың сигез оныгы һәм бер оныкчыгы аны сөендерәләр. Туган йортта, әниләре янында бөтен зур гаилә булып бергә бик сирәк җыелалар. Язмыш аларны дөньяның төрле почмакларына тарата. Шуңа да карамастан, Хәлифә Кәрим кызы балалары һәм оныклары килүен түземсезлек белән көтә. Улы Наиль гына Лобановка авылында яши. Ул - әнисенең барлык эшләрендә дә ышанычлы ярдәмчесе.
Тормышыбызда тагы бер кыш килеп җит-те. Кар явып үтте. Күңелебезгә дә пакълык бөркәнде, ә берничә көнге томан, яңгыр тагын көзнең ямансу чагын искә төшерде. Әйтеп китәргә кирәк, кышның беренче салкыннары башлану белән, Мордовия татарларыбызда бер бик матур ела – Каз өмәләре үткәрү башлана. Анда бергә аралашу булсынмы, хәлдән тайганчы көлдерә торган авыл такмаклары булсынмы... Ә тарихка кереп калган уеннарын искә алу – үзе бер кызык... Бүген каз өмәләре артка калды; халык казларны кипятокка тыгып кына йолка. Өмәләр оештырырга пандемия дә куркыта. Әле тагы ковидның яңа – “омикрон” штаммы билгеле булды…
Шунысы куанычлы: авылда кысынкылыкта яшәмисең, урамда саф һава сулап, чишмә-кое суы эчеп, сәламәтлегеңне ныгытасың. Гаиләңдәге тынычлык та эшкә дәрт өсти, эшеңне дә күркәм итеп башкарасың. Шулай, Темников районы Татар Караевосындагы «Поздняков Шайхулла Шамилевич» КФХасы ат үрчетү производствасында уңышларга ирешкән өчен, «Агростартап» программасы буенча грант алды. Шәйхулла Шәмил улы турында газетабыз битләрендә еш укыйсыз. Татарларыбыз булдыклы, алар булдыралар.
Без барыбыз да авылдан чыккан кешеләр. Авыл ул безнең - үткәнебез, киләчәгебез, хәзергебез. Без бүген сезнең белән бергә шатланабыз: шәп учреждениеләр ачыла, авыл клубы һәм спорт залы - барысы бергә. Авылда тормыш шәһәрдәгедән начаррак булмаска тиеш. Шуңа регионыбызда күпләп максатчан программаларны гамәлгә ашырабыз; аларның күпчелеге авылга ярдәм итүгә, авыл кешеләренең тормышын яхшыртуга юнәлтелгән. Менә шулай Мордовиябезнең татар авыллларын яшәтергә тырышыбыз.

Наилә НАСЫРОВА