Шәхси ярдәмче хуҗалыклар, соңгы елларда, илдә авыл хуҗалыгы продукциясен ышанычлы җитештерүчеләргә әй-ләнделәр. Аларның тотрыклы үсеше авыл җәмәгатьчелегенең тотрыклы үсешен, авыл халкының тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын арттыруны күздә тота.

Шулай, зур юллардан читтә, тышкы дөньядан бөек калкулыклар белән якланган, матур табигать белән әйләндереп алынган Ковылкино районындагы Покровск авылы тыныч тормыш белән яши. Биредә күптәннән югары күрсәткечләр белән шаккатырган һәм коллективның хезмәт сөючәнлеге белән дан тоткан колхоз юк, әмма авыл хуҗалыгына нәтиҗәле эш елларын биргән кешеләр әле исән. Халык монда кунакчыл, ачык йөзле. Авыл хезмәтчәннәре арасында ирле-хатынлы Таһир улы Виктор белән Мария Ивановна Кантеевлар да бар. Аларның хуҗалыгы- мал-туар патшалыгы, ул күбрәк мини-ферманы хәтерләтә. Гаилә өч сыер, үгез, бозау, 100 дән артык сарык һәм тавык асрыйлар.
Таһир улы Виктор Кантеев экспериментлардан курыкмый, шуңа күрә яңа югары продуктлы терлек токымнары сатып ала. Соңгылары арасында «кутум» токымлы сарыклар. Аларның ите бик тәмле, йомшак; сыер итен хәтерләтә, ди хуҗа. Ишегалдының тагын бер истәлекле урыны - югары көтәклектәге декоратив тавыклар; алар ясалма инкубация барышында үзләренең ана сыйфатларын югалтмаганнар - чебиләр үзләре чыгара, икән. Берничә ел элек Кантеевлар тәвә кошы (страус) үрчетү белән дә шөгыльләнгәннәр. Өч баштан башладык, диләр. Безнең яклар өчен экзотик булган иң эре кошларны карарга авылдашлары килеп йөргән. Алар безнең климатка җайлашкан, әмма аерым карауны таләп иткәннәр. Өстәвенә, тәвә кошлары агрессив булырга мөмкиннәр, ә аякларының тибү көче атның тибешенә тиңләштерелә. Шуңа күрә Кантеевлар тәвә кошларын үстерүдән баш тартырга карар кылганнар.
Алар тырышлар, бар эштә дә тәртип яраталар. Хезмәт сөючән гаиләнең барлык терлекчелек биналары да иркен һәм чиста. Һәр нәрсәдә йорт учагын саклаучы ныклы хуҗа белән кайгыртучан хуҗабикә куллары күренә. Кан-теевларның йорты артында - җәйге терлек көтүе өчен иркен болыннар. Табигать үзе аларга яраткан эшләре белән шөгыльләнергә ярдәм итә төсле. Хуҗа-лыкка кирәкле техника һәм авыл хуҗалыгы җиһазлары бар.
Көне буе хезмәттә алар. Ир белән хатын-ның көн әйләнәсендә сыер саву, мал-туар ашату, терлекчелек би-наларын җыештыру, шешәдән кечкенә бәрәннәрне ашату кебек мәшәкатьләр белән үтә. Хуҗалык-ларындагы барлык эшләрне дә санап бетерерлек түгел. Ярдәмгә авылдашлары килә, алар үзара файдалы шартларда бер-берсенә ярдәм итәләр.
Виктор белән Мариянең барысында да исәп-хисабы катгый. Ел саен алар үз бизнес-планын төзи. Азык әзерләү, ветеринария хезмәте күрсәтү чыгымнарын исәплиләр. Шуңа да эш нәтиңәләре күренеп тора. Кантеевлардан сөт, эремчек, май, каймак, йомырка, сыер ите һәм нәфис сарык ите Ковылкино районы кулланучылары арасында гына түгел, Покровск авылына тәмле, экологик чиста азык-төлек алырга хәтта Мәскәүдән дә киләләр. Сату эше белән аларда беркайчан да проблемалар тумый.
Таһир улы Виктор - ачык күңелле һәм аралашучан ир - ат, кызыклы әңгәмәдәш, белеме буенча зоотехник, биредә туып-үскән. Озак еллар авыл хуҗалыгында эшли. Корабльдә хезмәт иткән. Элекке-ге капитан, матрослар һәм башка хезмәт-тәшләр белән бүгенге көнгә кадәр җылы мөнәсәбәттә. В.Т.Кантеев үзенең хезмәте өчен югары иҗтимагый бүләкләргә ия: орден третьей степени Святого князя Александра Невского «За заслуги и большой личный вклад в восстановление и развитие фермерского хозяйства, укрепление экономической мощи России», орден Петра Великого третьей степени «За заслуги и труд, создание фермерского хозяйства и укрепление экономической мощи России». Ә Мария Ивановна - тыйнак һәм игелекле хатын, озак еллар җирле мәктәптә укытучы булып эшләгән. Аларның ике кызлары үсеп, зур шәһәрләргә китсәләр дә, еш кына җылы туган йортларына киләләр, кече ватаннарын онытмыйлар.
Хайваннар һәм кош-корт карау мә-шәкатьләре Кантеевларга чын ләззәт бирә, диләр бертавыштан. Алар тормыштан, югары бәяләрдән зарланмыйлар, ә көн саен үзләренең матди байлыгын тәэмин итәләр. Өстәлләрендә һәрвакыт үзләре җитештергән яңа продуктлары бар. Тынычлык һәм игелек символы буларак, сарай түбәсендә төрле токымдагы матур күгәрченнәре яши. Аларны хуҗабикә карый. Ирле-хатынлы бу кошларның матурлыгына сокланырга да вакыт табалар. Алар күгерченнәрне күңел өчен тоталар һәм үзләренең игелекле энергиясе белән күгәрченнәр Кантеевлар гаиләсен бәла-казалардан саклый, ә хуҗалыклары чәчәк ата, дип саныйлар алар.

Н.ХӘЛИЛ әзерләде