Бәйрәмне үткәрү идеясе 2004 елда Бөтендөнья иҗтимагый форумнарында барлыкка килгән. 2005 елда «Чәй көне»н ел саен 15 декабрьдә билгеләп үтү турында Карар кабул ителгән. Шулай (рәсемдә) Ләмберә районы Аксён авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре бергәләп Халыкара чәй көнен бәйрәм итәләр.
Халыкара чәй көне хөкүмәтләрнең игътибарын чәй сату проблемаларына, чәй җитештерүчеләренең кулланучыларны җәлеп итү максатыннан билгеләп үтелә. Шулай ук чәйнең ни дәрәҗәдә файдалы һәм тәмле булуын күрсәтелә. Хәзер бу бәйрәмне чәй җитештерүче илләрдә генә түгел, ә Европада, Россиядә дә билгеләп үтәләр. Бу көнне күп кенә илләрдә ярминкәләр оештыралар, чәйнең яңа сортларын тәкъдим итү һәм дегустация уза.
Татарларда чәй эчү йоласы борынгыдан килә. Аның бик кызыклыларын татар классиклары Утыз Имәни һәм Каюм Насыйри әсәрләреннән укып белергә була. Мисалга, татарларда чәй эчү вакытында авыз ителүче тәм-томнарның тулы системасы бар. Сөттән пешерелгән ризыкларның бик оригиналь рецептлары билгеле. Тагын бер кызыклы факт, бездә сөт чәйнең үзенә салынса, инглизләрдә чәйне сөткә салалар. Моннан тыш, дару үләннәре кушу гадәте татарларда бик киң җәелгән. Татарлар чәйне бик яратып эчә. Без бу эчемлеккә җиләк-җимеш салып, тәмле кайнатмалар, бал белән эчәргә яратабыз. Чәй янына төрле-төрле татлы камыр ашлары куела. Татарлар чәйне өйдәгеләр, кунаклар белән бергәләп, сусауны гына бастырмыйлар, аралашу өчен дә эчәргә яраталар. Татарлар өчен чәй - башка халыкларның кебек үк кунакчыллык символы.
Бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихына күз салыйк. Чәй тарихы инде биш мең елдан артык исәпләнә, әмма бу яраткан эчемлекне кем ачты, төгәл билгеле түгел. Чәй, эчемлек кебек, Кы-тайның икенче императоры Шен Нунг тарафыннан ачылган дип санала. Риваять буенча, император походларының берсендә, кайнап торган котелдагы суга учактан ерак түгел үсүче чәй агачының яфраклары эләккән. Император, шул суны эчкәч, аның гадәти булмаган хуш исе һәм тәме шаккатырган һәм мондый эчемлекне киләчәктә дә кулланырга теләгән. Нәкъ менә Кытайдан заманча чәй исеме дә килгән дип саныйлар. Империянең Көньяк провинцияләрендә аны - «te», ә төньяк провинцияләрендә - «cha» дип атыйлар. Шуңа бәйле рәвештә, безгә билгеле булган сүзләр - инглиз «tea» һәм рус «чәй» сүзләре барлыкка килгән дип саныйлар. Кытайда күп кенә чәй яратучылар эчемлекләренә суган, имбирь, тәмләткечләр яки әфлисун өстиләр.
Россиялеләр чәй белән 1638 елда таныштылар. Бу танышу, башка илләрдәге кебек үк, барын-нан да элек, дипломатик элем-тәләр һәм этикет ярдәмендә башлана. Төрле халыклар мәдә-ниятендә әлеге эчемлекне куллануның үз традицияләре һәм кагыйдәләре бар.
Россиядә, иске гореф-гадәтләр буенча, чәйне самавырларда пешерәләр, шул ук вакытта чәй өчен чынаяклары зур була. Чәйне гадәттә бублик, пирог, кайнатма, бал белән эчкәннәр. Бүген - кем нәрсә белән эчәргә тели, шуның белән эчә.
Шул ук вакытта чәй планетада иң популяр тонуслы эчемлек булып кала бирә. Табиблар чәй иммунитетны арттыра, канда холестерин дәрәҗәсен киметә, шулай ук яман шешкә каршы һәм антиоксидантларга каршы хәрәкәтләргә ия, диләр. Алар күбрәк чәй эчәргә киңәш итә, бигрәк тә сезонлы салкын тию авырулары вакытында. Моннан тыш, чәй йөрәк-кан тамырлары авыруларының үзенчәлекле профилактикасы булып тора, чөнки анда булган файдалы матдәләр кан тамырларын чистартып кына калмыйча, аларның эластиклыгын да арттыра. Яшел чәй билгеле бер дәрәҗәдә Альцгеймер авыруына каршы тора, бөерләрдә ташлар барлыкка килүне тоткарлый, сөякләрне ныгыта, диләр.

Н.ХӘЛИЛ