Эчке эшләр органнары хезмәткәрлә-ре - иҗтимагый тәртипне саклауга зур хезмәт куйган, гражданнарның иминлеген тәэмин иткән, һәрчак ярдәмгә әзер булган, хезмәт һәм гражданлык бурычларын намус кушканча үтәүче. Җәмгыятьтәге тынычлык, беренче чиратта, аларның эшчәнлеге белән бәйле. Халык полициягә ышана, үзен яклаячагына өметләнә.
Ләмберәдә Россия МВДсы муниципальара бүлеге Ирина Марс кызы Кулемина, полиция капитаны, административ күзәтчелекне гамәлгә ашыру юнәлеше инспекторы турында сүзебез. Әйтеп китәргә кирәк, аның әтисе - Марс Камил улы Ахметов, юл-патруль хезмәте инспекторы булып эшли, ике двоюродный абыйсы хәзерге вакытта органнарда хезмәт итә.

Ирина Марс кызының ире - Кулемин Андрей Константинович та полициядә эшли; шулай ук - капитан. Икесе дә эчке эшләр органнарында егерме елдан артык хезмәт итә. Ирина Марсовна профессиясен сайлавы турында:
- Тиздән мин пенсиягә чыгачакмын,- дип белдерә Ирина Марс кызы, - тик мин - яшь пенсионер, нибары 37 яшь булу сәбәпле, алга таба да эшләвемне дәвам итәрмен дип уйлыйм. Миңа эшем ошый. Балачакта миннән кем булырга теләр идем дип еш сорый иделәр. Мин һәрчак милициядә эшләргә теләдем; әтием үрнәк булды, аның кебек булырга теләдем, дия торган идем. Барлык мәктәп иншаларымда да: «Эчке эшләр органнарында зур уңышларга ирешәсем килә. Үземне башка юнәлештә тормышка ашыра алуымны күз алдына да китерә алмыйм; әнием медицина белән шөгыльләнүемне теләсә дә», - дип яздым.
Мәктәптән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Саратов юридик институтына укырга керә Ирина Марс кызы. Вузны «оператив - эзләү эшчәнлеге, җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәре» белгечлеге буенча тәмамлаган. Әмма хезмәт биографиясен балигъ булмаганнар эш-ләре буенча инспектор вазыйфасында башлый. Әмма сайлаган һөнәре буенча эшләргә һәрвакыт тели. Озакламый хыялы чынга аша - җинаятьчеләрне эзләүгә күчә, оперуполномоченный була.
- Җинаятьчеләрне тоту буенча йокысыз төннәр, облавлар нәрсәдән башланып китте?
- Мин безнең хезмәттә бердәнбер хатын-кыз булдым һәм бандитларны турыдан-туры тоткарлау белән ир-атлар шөгыльләнде, тик без бергә тентүләрдә дә йөрдек, засадада да утырдык, җинаятьчене дә «на живца» алдык. Өстәвенә, «приманка» сыйфатында мине барыннан да ешрак кулландылар. Миннән җинаятьченең игътибарын җәлеп итү, аны алдау таләп ителде. Аннары - декрет ялы. Бу вакытта милиция полициягә әйләнде һәм минем вазифамны кыскарттылар: мин дознаватель булып эшли башладым, җинаять эшләрен тикшердем. Минем яхшы остазым - Рафаэль Марат улы Заитов иде, бүген Россия Эчке эшләр министрлыгы пенсионеры. Мин күп эшләрне, шул исәптән «глухари»ны, үз вакытында туктатылган эшләрне дә, логик тәмамлануга җиткердем. Аннан полиция участок уполномоченные булып эшләдем. Йортлар буйлап йөрдем, тәртипне күзәттем, беркетмәләр төзелде. Ә 2013 елдан мин иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларга административ күзәтчелекне гамәлгә ашыру буенча инспектор булып хезмәт иттем. Алар белән еш кына кабат җинаять кылуга юл куймау турында профилактик әңгәмәләр үткәрәм. Шулай ук тәүлекнең төнге вакытында алар өйдә булсын өчен, яшәү урыны буенча тикшерүләр уздырам. Дөрес, кагыйдә бозучылар җитәрлек. Аларга материал җыярга, судка мөрәҗәгать итәргә туры килә, шуның нәтиҗәсендә өстәмә чикләүләр билгеләнә.
- Ирина Марсовна, сез әтиегезгә карап, органнарда эшләргә теләдегез. Ә сезнең үз балаларыгыз, әнисенә һәм әтисенә карап, нинди һөнәр турында хыяллана?
– Дүрт һәм 11 яшьлек ике кызыбызны тәрбияләп үстерәбез; икесе дә безнең эздән барырга җыена. Мин аларга башка һөнәрләр турында сөйлим, киңәш итәм - тик юк, полициядә эшләрбез, диләр. Алар хәтта минем барлык начальникларның фамилияләрен дә беләләр.
- Сез ирегез белән бер системада эшлисез. Сезнең дежурство бер үк вакытта туры килергә мөмкин, ә балаларны кая илтәсез?
- Безнең җитәкчелек бик сизгер, ул безнең хәлдән хәбәрдар; мине бернинди профилактик рейдларга ирем белән бер ук вакытта куймыйлар - рокировка ясала. Әгәр дә «тревога» яки гомуми җыем игълан итсәләр, безнең гаиләдән әти-әниләрнең берсе генә килә.
- Ягъни, сезнең өчен полиция хез-мәтенең мөмкин булган авырлыклары бернигә дә комачауламый?
- Юк. Мин үз эшемне бик яратам һәм миңа бәхет елмайды дип саныйм. Миңа хезмәтемнең соңгы юнәлеше аеруча ошый. Күзәтүченең һәр хөкем карарын укып, миңа җинаятьченең тормышын ачалар, мин аның язмышын кичерәм, алар өчен әни кебек булып чыгам. Кайбер кешеләр өчен җинаять кылулары - фаҗига, һәм алар, чыннан да, төзәтелә, ә кайберләре - юк. Реабилитациягә бөтен кешенең дә хокукы бар. Һәм хезмәтемнең төп максаты - җинаять кылучыларга үз-үзләренә ышанырга, реабилитацияләнергә, со-циализацияләнергә, эшкә урнашырга һәм нормаль тормыш белән яшәргә ярдәм итү.

 

Наилә НАСЫРОВА әзерләде