Татар антропонимик системасында кушаматлар, этномәдәни берәмлеге буларак, исем йөртүче белән исем бирүче арасындагы уңай яки тискәре мөнәсәбәтне чагылдыра.
Кушамат («кушама» (кушма) + «ат» (исем) сүзләре кушылу юлы белән ясалган) кешенең рәсми, төп исеменә өстәмә ат бирә.

Кушамат терминының икенче өлешендә борынгы төрки телдән килгән «ат» сүзе булуы аның тамырлары тирәндә икәнлекне һәм төп исемгә өстә-мә рәвештә элек-электән кулланылуны раслый. Борынгы заманнарда кушаматлар фамилия функциясен башкарган, ягъни кеше исеменә өстәлеп, шәхесне тагын да конкретлаштырган. Орхон-Енисей язмаларында, М.Кашгарыйның «Диване лөгатет төрк» хезмәтендә исем белән бергә кушамат та аерым функция үти. М.Кашгарыйның әлеге сүзлегендә «at» сүзенең беренче мәгънәсе «исем» дип күрсәтелсә, икенче мәгънәсе – «кушамат» (Махмут ал-Кашгари, c.112). Бүген дә кайбер татарларыбыз «Атың ничек?» дип сорыйлар.
Кушамат – кешегә аның үзенчәлекле сыйфатларын яки җәмгыятьтәге урынын ачу максатында җәмгыять яки кешеләр тарафыннан бирелгән официаль булмаган исем. Кайвакыт кушаматлар рәсми төс алып, исем, фамилия, ата исеме белән бергә дә килергә мөмкин: Пётр Беренче, Бөек Патшабикә һәм башкалар.
Борынгы чорларда кушамат нәсел тамгасы, нәсел-ыруг атамасы булып та йөргән. Мәсәлән, регионыбыз авылларының һәркайсында диярлек «муллалар, комиссарлар, төлкеләр, бүреләр, куяннар...» һәм башка кушаматлар бар. Я булмаса, «туңганнар, кыргыйлар...» кебек үзенчәлеккә дә ия булалар.  
Шәхси кушаматлар исә, теге яки бу кешенең төрле сыйфатларына нигез-ләнгән метафорик мәгънәгә ия булып, чыгышлары белән реаль чынбарлыкка тыгыз бәйле була. Балага исемне тугач та әти-әнисе бирсә, кушаматны тор-мышының төрле этабында коллектив, җәмгыять куша. Мәсәлән, Ринат Харрис та үзенең шигырендә Һади Такташның Сыркыдысында билгеле булган Адюк исеме белән эндәшә. Темник ягы татарларын бүген өйрәнгән Марат Сафаров белән Ринат Абянов үзләренең ВКонтакте битләрендә болай дип язганнар: ««Казан» журналының декабрь саны Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләренә багышланган. Алар арасында шагыйрь Һади Такташ яки Адюк абзи да бар, аны шулай туган авылы Сыркыдыда җылы һәм дулкынландыргыч итеп атаганнар...» Әйтеп китик, Торбеево районындагы татар авылларында төсле, Краснослабодск, Темников, Кадошкино районы татар авылларында да, Ельники районы Акчеево-Күгештә дә еш яратып Мокамай - Мөхәммәтҗан, Һади - Адюк, Абидулла – Абидюк, Загидулла – Загидюк, Ханёк – Хәнифә, Халёк – Халифә, Фәридә - Фәрёк, Мәдёк - Мәдинә, Шәрифә-Шәрюк... дип йөртәләр. Мордовиянең көнбатыш районнарында бу күренеш шактый киң таралган була. Хәтта XX гасыр башында яшәгән кешеләр, авылдашларын искә алганда, кушаматлары белән сагыналар: Айнулла – Айню, Ләтифә апа - Ләтёк тәтәй,  Зөләйха – Зеләйлюк, Мәдинә – Мәдёк, Разыя – Разай һәм башкалар.
Кушаматлар телнең этнокультур ти-рәлеген гәүдәләндерәләр, матур әдә-бият әсәрендә геройларның характер үсеш-үзгәрешен дә ачарга ярдәм итәләр. Гомуммән, илебезнең тарихи язмаларында, әдәби әсәрләрендә бу күренеш шактый киң чагылыш тапкан һәм бүген дә яши.

Наилә НАСЫРОВА